Тукыма - килеп чыгышлары уртак булган, бер яки берничә функцияне башкаручы, үсемлек организмында билгеле бер урынны биләгән һәм күзәнәкара матдәләре булган күзәнәкләр җыелмасы. Үсемлек органнары төрле тукымалардан барлыкка килә.

Тукыма төрләре.

Үсемлек тукымаларын берничә төргә бүләләр: япма, төп, механик, үткәргеч һәм ясалгы тукымалар.

Япма тукымалар Саклагыч функцияне үти. Алар бер-берсенә тыгыз орынып урнашкан, калынайган тышчалы тере яки үлгән күзәнәкләрдән тора. Бу тукымалар тамырлар, сабаклар, яфраклар өслегендә урнаша.

Механик тукымалар Үсемлекләргә ныклык бирә. Алар калын тышчалы күзәнәкләр төркеменнән тора. Кайбер күзәнәкләрнең тышчалары агаччыллана. Тамырның механик тукымалары күзәнәкләр эчендәге матдәне бик иртә югалталар һәм күзәнәкләре һава белән тулган була.

Үткәргеч тукымалар Көпшәчекләр яки каналлар рәвешендәге тере яки үлгән күзәнәкләрдән барлыкка килә. Алар суда эрегән туклыклы матдәләрне үткәрәләр. Каналлар буйлап туфрактан туклыклы матдәләр эрегән су күтәрелә. Яфракларда һәм сабакларда барлыкка килгән органик матдәләрне үзләре буйлап тамырга үткәрә торган күзәнәкләр дә үткәргеч тукымада урнашкан. Төп ике үткәргеч тукыма: ксилема һәм флоэма.

Төп тукымалар Япма, механик һәм үткәргеч тукымалар арасындагы пространствоны алып тора. Күзәнәкләре нинди функция үтәүләренә бәйле рәвештә, бу тукымаларның берничә төрен аерып йөртәләр. Аларның төп функциясе — төрле матдәләрне синтезлау һәм запаска туплау.

Ясалгы тукыма Күзәнәкләре вак, юка тышчалы һәм чагыштырмача эре төшле була. Алар яңа күзәнәкләр барлыкка китереп бүленәләр, бу яңа күзәнәкләрдән башка тукымалар формалаша.

Әдәбият

Биологический энциклопедический словарь / Гл. ред. М. С. Гиляров; Редкол.: А. А. Баев, Г. Г. Винберг, Г. А. Заварзин и др. — М. : Сов. энциклопедия, 1986. — С. 633. — 831 с. — 100 000 экз. Корчагина, В.А. Биология : Үсемлекләр,бактерияләр,гөмбәләр,лишайниклар:Урта мәкт. 6-7 кл.өчен д-лек — Казан : Мәгариф., 1995. Пасечник В. В. Биология. Бактерияләр, гөмбәләр, үсемлекләр : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек / В. В. Пасечник; Русчадан Р. 3. Закирова, Ф. Г. Иштирәкова тәрж,. — Казан : Мәгариф, 2009. Төркем:Биология Төркем:Ботаника