Михраб ( — «доганың юнәлеше») ― мәчетләрнең мулла намаз укыр өчен аерым, уемлы итеп эшләнгән урыны, түре (күчермә мәгънәдә «Изге урын, трибуна») Михраб. Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — Б.263 . Мәчет диварындагы Мәккәгә (кыйблага)Кибла / Энциклопедия Корана. Академия Корана юнәлеш күрсәтүче куыш ()«Михраб» атамасы «хәраб» («көрәш») сүзеннән килеп чыккан һәм дин тотучының һәм гыйбадәт кылучының эчке дошманы буларак шайтанга каршы рухи көрәшен символлаштыра дигән версия бар.

Гадәттә, ảрка формасында була, бизәкләр, сырлар белән бизәлә. Коръәндә искә алына (3:37) Михраб в мечети. medinaschool.org. Михрабның өске өлешендә Коръән аятьләре урнаштыралар.

Мөхәммәд пәйгамбәр заманында мәчетләрдә хәзерге аңлавында михраб булмаган, Кыйбланы күрсәтү өчен аерым билгеләр белән ташлар (яки башка тамгалар) куела торган булганМихраб // Исламский энциклопедический словарь. — 2007. .

Михрабны төзү традициясен беренче булып кем керткәнлеге турында фикер каршылыклары бар. Тик шунысы гына билгеле: 709 елда, хәлифә (668—715) идарә иткән чорда, Пәйгамбәр мәчетен реконструкцияләгәндә, михраб төзелгәнМечеть / Энциклопедия Корана. Академия Корана.

Михраб еш кына мәчетнең түрендә, кыйблага караган дивары уртасында урнашкан булаМәчет / Ислам (белешмә-сүзлек, төзүче Заһид Шәфигый). К.: ТКН, 1993. – Б.104. ISBN 5-298-00949-2. Тавыш акустикасы тигез таралсын өчен уйланылган. Намаз башында торучы һәм аңа җитәкчелек итүче имам михрабка йөзе белән карап гыйбадәт кылсын өчен билгеләнгән, чөнки намаз вакытында имам барлык башка гыйбадәт кылучылардан алда булырга тиеш.

Михрабны кайвакыт христиан храмы апсидасы белән чагыштыралар, ләкин аның мәзбәх () белән бернинди уртаклыгы юк.

Михраблар Гарәп архитектурасында VII гасыр ахырында барлыкка килгән, VIII гасырда киң тарала башлаган. Иң борынгы үрнәге — ясалма уксыман ảрка рәвешендә ― Иерусалимдагы Куббат әс-Сахрада сакланган (691)Власов В. Г. Михраб // Власов В. Г. Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства: в 10 томах. — СПб.: Азбука-Классика. — Т. V, 2006. — С. 546.. Тора-бара михрабларны як-ягына колонналар, кәрәзле гөмбәзле (сталактит, ), дагасыман ảркалар белән бизи башлаганнар, бизәкле , кафель белән тышлаганнар, һәм асылташлар белән инкрустацияләгәннәр. Михраб эченә утлы лампа элгәннәр, ул яктылыкны символлаштырган: «Аллаһ ― җир вә күкләрнең яктысы. Диндар кешенең күңелендә аның яктысы шәм урнашкан куышка охшаган» (Коръән, 24:35) Коръән, 24:35).

Әдәбиятта куллану Габдулла Тукай «Иптәшең шагыйрь генә бассын аяк михрабыңа» (Г. Тукай. ...гә (Ядкяр)) Г. Тукай. ...гә (Ядкяр)

Фотогалерея

Искәрмәләр

Сылтамалар

Т. Х. Стародуб. Михраб. БРЭ ИЭС / Михраб

Төркем:Мәчет архитектурасы Төркем:Ислам терминнары Төркем:Юнәлеш табу