Дунгуань мәчете () ― Кытайның Цинхай (Чиңхәй) өлкәсе административ үзәге (Шинин) шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Шәһәрдәге иң зур мәчет һәм Кытайда иң зур мәчетләрнең берсе..

Тарих 1380 елда Мин династиясе чорында төзелгән һәм күптән түгел генә реставрацияләнгән. Яшел гөмбәзле мәчет архитектурасы Кытай һәм Урта Азия архитектурасы катнашмасыннан гыйбарәт булган. Мәчет XIX гасыр ахыры ― XX гасыр башында төзекләндерелгән. Шуннан соң мәчет сәяси бәхәсләр нәтиҗәсендә җитди зыян күрә. Әмма аны XX гасыр ахырына кадәр реставрацияләүне дәвам иткәннәр.

Генераллар (1869–1931) һәм аның улы (1903—1975, мөселман динендәге милләтеннән) Цинхайның хәрби губернаторлары булганда мәчетне контрольдә тотканнарStéphane A. Dudoignon (2004). Devout societies vs. impious states?: transmitting Islamic learning in Russia, Central Asia and China, through the twentieth century : proceedings of an international colloquium held in the Carré des Sciences, French Ministry of Research, Paris, November 12-13, 2001. Schwarz. S. 68. ISBN 3-87997-314-8. .

Мәчет 1986 елдан Цинхай провинциясе исемлегенә һәм 2013 елдан Кытай Халык Республикасының исемлегенә (7нче исемлеккә) кертелгән.

1989 елда дистәләгән мең мөселман ислам һәм Кытай мөселманнарына карата кимсетүле язылган китапка каршы протест белдереп, мәчет тирәсенә җыелган. 1993 елның октябрендә мәчеттә мөселманнар башка китапка каршы протест белдерә; аннары Кытай армиясе мәчеткә бәреп керә һәм протест белдерүчеләрне куып чыгара.

2000 елда реконструкция барышында мәчетнең яшел гөмбәзе һәм манаралары сүтелгән. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу корылмага күбрәк «кытай» кыяфәтен бирү өчен инициативасы буенча эшләнгән (имеш, мәчет үзенең беренчел «кытай» стилендә торгызылган). Мәчет җитәкчелеге сүтелгән өлеш мәдәният һәйкәле буларак беренчел корылманың өлеше булмавы турында белдергән.

(1936―2018) озак вакытлар мәчет имамы булганcpc.people.com.cn: 马长庆同志生平 & 马长庆阿訇逝世 - abgerufen am 4. Dezember 2019. Аны җирләү вакытында мәчеткә өч йөз меңнән артык мөселман килгән, һәм ул Сининдагы мөселман зиратына җирләнгәнوفاة إمام المسلمين في الصين الإمام عبد الله ما چانغ چينغ - msf-online.com (abgerufen am 4. Dezember 2019).

Архитектура Мәчетнең мәйданы 11 940 квадрат метр тәшкил итә. Мин династиясе идарә иткән чорда мәчет намаз залы һәм күп катлы ике манаралы бер ишегалдыннан торган. Хәзерге заман мәчете Кытай Ислам архитектура стилендә төзелгән һәм анда көнбатыш архитектурасы элементлары бар.

Галерея

Искәрмәләр

Сылтамалар Great Mosque of Xining, Dongguan - China Film Imame

Моны да карагыз Кытайда ислам Төркем:Мин династиясе Төркем:Кытайның истәлекле урыннары Төркем:Кытай мәчетләре Төркем:КХРның саклана торган һәйкәлләре Төркем:Кытай архитектурасы Төркем:Чиңхәй