Елена Мароти-Шолтесова (; 1855 елның 6 гыйнвары, Крупина, Австро-Маҗарстан — 1939 елның 11 феврале, Мартин, Беренче Чехословакия Республикасы) — словак язучысы һәм мөхәррир; Словакиядә феминизмның әйдәп баручы фигурасыElena Maróthy Šoltésová ..

Тормыш юлы Елена Мароти 1855 елның 6 гыйнварында Словакиянең Крупина шәһәрчегендә преподобный Даниэль Мароти һәм аның хатыны Каролина (тумышы белән Худецова) гаиләсендә туа. Лученецта белем ала. Әнисе Еленаның яшь чагында ук үлә.

1880 елда Елена Мароти 1869 елда нигезләнгән «Živena» хатын-кызлар җәмгыяте комитеты әгъзасы була, 1894 елдан 1927 елга кадәр аның алыштыргысыз рәисе була. Хәзерге вакытта бу җәмгыять гражданлык берләшмәсе буларак эш итә, аның максаты сәяси, икътисадый, социаль һәм хосусый өлкәләрдә хатын-кызларның караш үзенчәлекләрен һәм аларның үз-үзен тормышка ашыру һәм шәхси үсеше өчен мөмкинлекләрне өйрәнү. 2013 елдан «Živena» башлыгы Магда Вашариова була.

1875 елда Мароти сәүдәгәр Людовит Михал Шолтеска кияүгә чыга; парның ике баласы була, ләкин аның кызы сигез яшендә, ә улы — 33 яшендә үлә.

1912 елда Мароти-Шолтесова «Živena» журналын оештырырга булыша һәм 1922 елга кадәр аның баш мөхәррире була.

Елена Мароти-Шолтесова хатын-кызларга югары белем алырга һәм социумда лаеклы урын алырга ярдәм итә.

Брокгауз һәм Еронның энциклопедик сүзлеге буенча, Мароти-Шолтесованың романнары һәм повестьларыннан иң танылганнары: «Na dedine» (1881); «Prípravy ku svadbe» (1882); «Umierajúce diet’a» (1885); «V čiernickiej škole» (1891); «Prvé previnenie» (1896); «Popelka» (1898); «Za letného vecera» (1902); «Proti prúdu» (1904).

Елена Мароти-Шолтесова 1939 елның 11 февралендә Мартин шәһәрендә вафат була.

Библиография Елена Мароти-Шолтесованың сайланган хезмәтләре:

1881 — Na dedine, poviedka (vydané v časopise Slovenské pohľady) 1882 — Prípravy na svadbu (vydané v časopise Slovenské pohľady) 1882 — Dozvuky k poslednému valnému zhromaždeniu Živeny, programový článok 1885 — Úloha Živeny, programový článok 1885 — Umierajúce dieťa, príbeh o chorobe a smrti jej dcéry Elenky (almanach Živeny) 1891 — V čiernickej škole (vydané v časopise Slovenské pohľady) 1894 — Proti prúdu, dvojdielny román 1895 — O románe Proti prúdu, článok, v ktorom obhajuje svoj román (vydaný v novinách Národnie noviny) 1896 — Prvé previnenie, novela (Letopis Živeny) 1898 — Popolka, novela 1898 — O vplyve zábavného čítania, článok (vydané v novinách Národnie noviny) 1902 — Za letného večera, novela (Letopis Živeny) 1913 / 1917 — Môj syn, memoárové dielo 1923 / 1924 — Moje deti, dielo skladajúce sa z diela Umierajúce dieťa (o jej dcére) a Môj syn, pričom to nie je len životopisné dielo o jej deťoch, ale aj jej vlastný životopis; dielo bolo preložené do viacerých jazykov 1925 — Sedemdesiat rokov života, memoáre zachytávajúce len 20 rokov jej života.

Искәрмәләр

Әдәбият

Kirschbaum, Stanislav J. Historical Dictionary of Slovakia. — 2013. — P. 320. — ISBN 978-0810880306. Elena Maróthy Šoltésová.

Сылтамалар

Šesťdesiatročná pamiatka Živeny, spolku slovenských žien. Turč. Sv. Martin: Knihtlač. uč. spolok, 1929. 15 p. — available at University Library in Bratislava Digital Library|ULB’s Digital Library.

Төркем:1939 елда вафатлар Төркем:11 февраль көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1855 елда туганнар Төркем:6 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Словакия язучылары Төркем:Словакия журналистлары