Икътисадны либеральләштерү — икътисади эшчәнлек иреген киңәйтү, хосусый инициативага (башлангычка) сәяси, хокукый Һәм административ чикләүләрне тулысынча яки өлешчә бетерү, шәхси компанияләрнең катнашуын киңәйтү максаты белән икътисадта дәүләти җайга салуны һәм чикләүләрне җайга салуны бетерү аша йомшарту. Сәясәттә бу доктрина классик либерализм һәм неолиберализм белән бәйле. Либеральләштерү — икътисадый үсешне кызыксындыру өчен «контрольне бетерү» дип әйтергә була.

Икътисадны либеральләштерү Бөекбританиядә Маргарет Тэтчер (Тэтчеризм) вакытында, Польшада бальцерович вакытында (Бальцерович планы) хосусыйлаштыру, дәүләт чыгымнарын киметү, көйләүне бетерү һәм laissez-faire-ка күчү аша килеп чыккан.

Күп кенә илләр 1980-нчеләрдә, 1990-нчыларда һәм XXI гасырда икътисадый либеральләшү юлыннан бардылар, үзләренең көндәшлеккә сәләтлелеген саклау яки арттыру һәм эшлекле мохитне яхшырту максатын белдерделәр. Бөекбританиянең элеккеге премьер-министры Тони Блэр 2005 елда болай дип язган иде: «Уңыш тиз җайлашучы, акрын гына зарланучы, ачык һәм Үзгәрергә әзер компанияләргә һәм илләргә киләчәк. Заманча хөкүмәтләрнең бурычы безнең илләрнең бу чакыруны кабул итә алуын гарантияләүдән гыйбарәт».

Россиядә

Россия икътисады 90 нчы еллар башына әле командачьш система принцибына корылган иде. Ә ул түбәндәгеләрне күздә тота:

— гамәлдә барлык предприятиеләрнең һәм җитештерү ресурсларының 100 % ка (тулысынча) җәмәгать (дәүләт) милке булуы;

— гражданнар һәм оешмалар сатып ала торган товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне һәм Тарифларны катгый көйләү;

— хосусый хуҗалык эшчәнлегенең (ил эчендә сәүдә итүне һәм тышкы сәүдә килешүләрен дә кертеп) күнчелек өлешен тыю;

— законнар тарафыннан хосусый милеккә (бизнес белән шөгыльләнүнең нигезе буларак) юл куймау һәм хосусый эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгы;

— гражданнарга һәм оешмаларга чит ил валюталарын ирекле рәвештә сатып алу һәм сату хокукы бирмәү;

— хуҗалык оешмаларына нәрсәне ничек һәм кем өчен җитештерү турында күрсәтмәләр бирүче дәүләт оешмаларын саклау.

Алдарак әйтеп үтелгән шартларда базар механизмнары эшләп китә алмый иде. Шуңа күрә 1992 елда Россиянең икътисади системасын үзгәртеп кору чоры башлангач, дәүләтнең беренче бурычы икътисадны либеральләштерү булды. Әлеге фәнни гыйбарә артында шактый гади фикер ята: кешеләргә хокукый рәвештә нәрсәне ничек һәм кем өчен җитештерергә, ничек һәм күпмегә сатарга, сатудан алынган средстволардан ничек файдаланырга кирәклеген мөстәкыйль хәл итү мөмкинлеге бирелгәч кенә, базар икътисады барлыкка килә ала.

Әмма әлеге гади фикерне безнең илдә гамәлгә ашыру җиңел түгел иде. Моның өчен хөкүмәткә зур бәхәсләр, алдан күреп булмый торган нәтиҗәләр китереп чыгарган чаралар күрергә туры килә:

1) бәяләр белән дәүләтнең идарә итүеннән ваз кичү — бәяләр куюны либе- ральләштерү; гражданнарга, хуҗалык оешмаларына сатуга тәкъдим ителә торган товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне үзләренә билгеләргә рөхсәт итү;

2) ил эчендәге сәүдәне фәкать дәүләтнең генә оештыруыннан ваз кичү — эчке һәм тышкы сәүдәне либералъләштерү;

3) хосусый милек нигезендә бизнес белән шөгыльләнүне рөхсәт итү, андый хуҗалык эшчәнлеге өчен җңнаятъ җаваплылыгын бетерү;

4) гражданнарга һәм оешмаларга чит ил валютасын валюта базарында барлыкка килүче курслар буенча алырга һәм сатарга рөхсәт итү;

5) дәүләт милкен хосусыйлаштыру.

Искәрмәләр

Төркем:Икътисад терминологиясе