Сергей Зернов (Сергей Алексей улы Зернов, , — , ) — зоолог-һидробиолог, ССРБ ФА академиге (1931), Россия һидробиологиясенә нигез салучыларның берсе. 1897 елда инкыйлаб хәрәкәтендә катнашканы өчен Нократ губернасының Малмыж өязенә сөрелә, шунда ул Шушма, Нократ елгаларындагы планктонны тикшерә, Казан университеты каршындагы зоология музее каталогларын тулыландыра һәм системалаштыра. 1902-1914 елларда Акъяр биология стансасы мөдире, 1924-1930 елларда ССРБ ФА Зоология музее директоры һәм Мәскәү университетының һидробиология кафедрасы мөдире. 1931-1942 елларда ССРБ ФА Зоология инстиуты директоры, 1938-1944 елларда ның җаваплы мөхәррире.
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Сергей Зернов · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.