Борһан Шәһиди урамы () — Казанның Вахитов районындагы (Ям бистәсе) урам. Габдулла Тукай урамы белән киселештә башлана. Сәетгалиев урамы белән киселештә тәмамлана. Чернышевский, Таҗи Гыйззәт, Рөстәм Яхин урамнары белән кисешә. Кытай дәүләт эшлеклесе Борһан Шәһиди (1894-1989) исемен йөртә.

Тарих Элекке исеме — Ухтомский урамыПереименование улиц: новые имена на табличках домов. inkazan.ru, 06.05.2013. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карарыКазан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005 белән Ухтомский урамының Вокзал алды мәйданыннан башланган өлешенә Кытай Халык Җөмһүриятенең сәяси-киңәшү шурасы рәисе урынбасары, чыгышы белән Казан губернасы Тәтеш өязе татары булган Борһан Шәһиди (1894-1989) истәлегенә аның исеме бирелгән.

Игътибарга лаек объектлар Тимер юл вокзалы Вокзал алды мәйданы Борһан Шәһиди скверы 7нче йорт — «Смена» заманча мәдәният үзәге 11/16нчы йорт — «Дон Кихот» кунакханәсе

Галерея

Сылтамалар Улица Бурхана Шахиди. kznportal.ru, 20.10.2011 Борһан Шәһиди урамы Казан картасында

Искәрмәләр

Төркем:Казанның Вахит районы урамнары