Морат Әвәзов, Морат Мохтар улы Әвәзов (, 1943 елның 1 гыйнвары, СССР, Казакъ ССР, Җамбыл өлкәсе, Мерке ― 2024 елның 14 июне, Казакъстан, Алматы) — кытай теле белгече, 1нче класслы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илче (1992), бәйсез Казакъстанның Кытайдагы беренче илчесе (1992-1995), «Мохтар Әвәзов фонды» иҗтимагый фонды президенты (2008 елдан). Казакъстанның атказанган эшлеклесе (2001). Казакъстан язучылар берлеге, Казакъстан кинематографистрар берлеге әгъзасы. Казакъстанның ПЕН-клубы әгъзасы. Мәдәният, тарих, сәясәткә багышланган 300дән артык хезмәте басылган.
Тәрҗемәи хәле 1943 елның 1 гыйнварында Казакъ ССР Җамбыл өлкәсе Мерке шәһәрендә туган. Әтисе Мохтар Әвәзов (1897-1961), казакъ әдәбияты классигы, әнисе Фатыйма Габитова (1903-1968), мөгаллимә. Ата-анасы сәяси золымга эләгеп, аларга карата репрессияләр башлангач, әнисе, балаларын алып, Җамбыл өлкәсе Мерке шәһәренә күчеп китә. Шунда сөргендә вакытта Морат туа. 1949 елда гаилә Алматыга кайта. Мәскәү дәүләт университеты каршындагы көнчыгыш телләре институтының кытай филологиясе бүлеген (1965), ССРБ ФА дөнья әдәбияты институтында аспирантура (1969) тәмамлый. «Хәзерге казакъ әдәбиятының милли үзенчәлек проблемалары» () темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1969).
Вафаты 2024 елның 14 июнендә озакка сузылган каты авырудан соң 82нче яшендә вафат булган Скончался Мурат Ауэзов. Tengrinews.kz, 14.06.2024 Умер Мурат Ауэзов. informburo.kz, 14.06.2024.
Хезмәт юлы 1965-1966 ССРБ ФА Азия һәм Африка институты стажер-тикшеренүчесе. 1969-1977 Алматыга әйләнеп кайткач, Казакъ ССР ФА фәлсәфә һәм хокук институтында кече һәм өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1977-1980 Казакъ ССР язучылар берлеге әдәби киңәшчесе. 1980-1982 Казакъ ССР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте үзәк шурасы бүлек мөдире. 1982-1988 «Казакъфильм» киностудиясенең баш мөхәррире, сәнгать җитәкчесе . 1988-1989 Казакъ ССР язучылар берлеге каршындагы тәрҗемәләр һәм әдәби бәйләнешләр буенча баш редколлегия рәисе. 1989-1990 «Невада-Семей» халыкара атом-төш коралына каршы хәрәкәт вице-президенты. 1992, декабрь - 1995, март Казакъстанның Кытайдагы (беренче) илчесе ТheNews.kz сайтында 1995, октябрь - 1998 «Мир» телекомпаниясенең Казакъстандагы сәнгать җитәкчесе. 1998 Алматы өлкәсе мәгълүмат һәм иҗтимагый татулык идарәсе башлыгы. 1998-1999 Мохтар Әвәзов музей-йортының әйдәүче фәнни хезмәткәре. 1999, декабрь – 2003, июль «Сорос-Казакъстан» фонды башкаручы директоры, президенты. 2003, июль - 2007, август Казакъстан Республикасы милли китапханәсенең генераль директоры. 2007 елдан «Мохтар Әвәзов Фонды» президенты.
Иҗтимагый эшчәнлеге 1963-1969 «Жас Тұлпар» () яшьләрнең формаль булмаган хәрәкәтен оештыручы һәм лидерларының берсе. 2001 «Иҗтимагый яклау» иҗтимагый фонды учредительләренең берсе. 2003 «Планетарное око» фестивале (Бишкәк) президенты. «Рух-Мирас» иҗтимагый берләшмәсе президенты. 2005 Алматы культурологлары форумы рәисе. 1990-1991 Казакъ ССР югары шурасы депутаты. 1991-1992 Казакъстан югары шурасы комитеты рәисе. 1996-1999 «Азамат» фиркасенең рәистәше.
Гаилә хәле Беренче хатыны Хорлан Рәхимбәк кызы (МДУда укыганда танышалар). Кызлары Зифа. Икенче хатыны Зөһрә (Зауре). Улы Магҗан Өченче хатыны Тамара.
Бүләкләре,мактаулы исемнәре 2001 Казакъстанның атказанган эшлеклесе 2006 «Хөрмәт» () ордены (Казакъстан) 2011 «Парасат» ордены (Казакъстан) ЮНЕСКО медале — Бөек Ефәк Юлын тикшерү һәм яңартуга керткән хезмәте өчен. Луисвилл (АКШ),Фонтенбло (Франция), Мерке (Казакъстан) шәһәрләренең . Хәтер Морат Әвәзовның шәхси әйберләре Алматыдагы Мохтар Әвәзов исемендәге китапханәдә күрсәтелә. 2026 елның 20 июнендә Чулпан-Атада (Кыргызстан) Морат Әвәзов бюстын тантаналы ачу тантанасы булган Мурат Ауэзовдун бюстунун салтанаттуу ачылыш аземи өттү. Эркин-Тоо, 20.06.2026.
Искәрмәләр
Әдәбият М. М. Ауэзов. Уйти, чтобы вернуться. Алматы: «Жибек жолы», 2011. Сылтамалар Ауэзов Мурат Мухтарович Казакъ язучылары. Морат Әвәзов
Төркем:ПЕН-үзәк әгъзалары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Илчеләр Төркем:Казакъ язучылары Төркем:Оешма җитәкчеләре Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:«Құрмет» ордены кавалерлары