Көя тавы Көя-саняпонча 高野山 Урнашуы Япония, Вакаяма Нигез салучы буддист кәшише Кукай Дин буддизм Нигезләнгән819 ЮНЕСКО мирасы2004 елдан

Көя тавы яки Көя-сан (японча 高野山 Ко:я-сан) — буддист сингон мәктәбенә караган күп кенә гыйбадәтханәләр һәм кәшишханәләр урнашкан тау. Осака шәһәреннән көньяккарак Япониянең Вакаяма вилаятендә урнашкан.

Тарих 819 елда буддизм кәшише Кукай 8 тау түбәсе арасындагы үзәндә 800 м биеклегендә беренче гыйбадәтханәгә нигез салган. Хәзер анда якынча 100 кәшишханә урнашкан. Тауда түбәндәге танылган кәшишханәләр урнашкан: Окуно-ин (奥の院), Кукай төрбәсе Компон-дайто (根本大塔), пагода Конгобу-җи (金剛峰寺), сингон мәктәбенең төп гыйбадәтханәсе Өченче сөгун Токугава Иэмицу төзегән Тогугава нәселенең төрбәсе

Урнашу Көя тавыннан синтоист изге урыннарына ( Кумано-Хонгу-тайся (яп. 熊野本宮大社)、Кумано-Хаятама-тайся (яп. 熊野速玉大社) һәм Кумано-Нати-тайся (яп. 熊野那智大社) борынгы сукмак бара.

Осака шәһәренең Намба вокзалыннан тауга кадәр (станция Гокуракубаси 極楽橋駅) тимер юл бара. Кабель тимер юлы 5 минут эчендә юлчыларны тау түбәсенә күтәрә.

2004 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертелгән.

Күренешләре

Сылтамалар

Wikivoyage: Mount Koya Sacred Sites and Pilgrimage Routes in the Kii Mountain Range (UNESCO) Farstrider.net Photos and Travel Information Koya-san’s Ancient Cemetery: photo gallery at FudoMouth.net

Төркем:Япония һәйкәлләре Төркем:Буддизм Төркем:Әлифба буенча бөтендөнья мирасы объектлары