Рубин Абдуллин, Рубин Кәбир улы Абдуллин (1950 елның 19 августы, СССР, РСФСР, Йошкар-Ола) — музыкант (оргáн), Казан дәүләт консерваториясе ректоры (1988―2021), ТР (1992) һәм РФ (2007) халык артисты, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), Муса Җәлил исемендәге (1988) һәм РФ дәүләт (2000) премияләре лауреаты. Халыкара музыка әһелләре берлеге әгъзасы. РФ органчылар берлеге рәисе. Профессор (1992). Казан консерваторисенең шәрәфле профессоры (2021).
Тәрҗемәи хәле 1950 елның 19 августында Мари АССР Йошкар-Ола шәһәрендә туган. Әтисе Кәбир Абдуллин — элемтә техникумы укытучысы, әнисе Саре Нури — икътисад фәннәре докторы, РФ атказанган фән эшлеклесе, Казан финанс-икътисад институты профессоры. Әнисе ягыннан карт бабасы Гази Хәбибулла (1864-1929) — Массандраның баш виноград үстерүчесе, граф Воронцов утары (Алупка шәһәре) идарәчесе булган.
«Фортепиано» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (профессор Э.А. Монасзон сыйныфы) (1973), «Оргáн» белгечлеге буенча Ленинград дәүләт консерваториясен (профессор Н.И. Оксентян сыйныфы) (1974), Мәскәү дәүләт консерваториясендә аспирантураны (Л.И.Ройзман курсы) (1979) тәмамлаганМариинский театры сайтында .
Хезмәт юлы 1969 ― Казан дәүләт консерваториясе (КДК) хезмәткәре. 1969-1973 ― концертмейстер. 1973-1975 ― КДК махсус фортепиано кафедрасы укытучысы. 1975-1979 ― махсус фортепиано кафедрасы өлкән укытучысы. 1979-1992 ― махсус фортепиано кафедрасы доценты. 1992-1998 ― махсус фортепиано һәм оргáн кафедрасы профессоры. 1988―2021 ― Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академия) ректоры. 1998 ― КДК оргáн, клавесин һәм арфа кафедрасы мөдире Кафедра органа, клавесина и арфы. Абдуллин Рубин Кабирович. Сайт КГК 2021 ― КДК ректоры киңәшчесе В Казанской консерватории представили нового ректора. Сайт КГК, 4.06.2021.
Иҗаты XX гасырда оргáн өчен язылган әсәрләрне, шул исәптән Татарстан композиторлары Шамил Шәрифуллин, А. Миргородский, Рәшит Кәлимуллин әсәрләрен беренче башкаручы. М. Мусоргскийның «Картинки с выставки», Нәҗип Җиһановның 5 нче симфониясеннән Largo, Фасил Әхмәтовның «Хәтер» әсәрләрен оргáн өчен үзгәртеп язган.
«Татарстан — Яңа Гасыр» ДТРК сендә 200 язмасы саклана. РФнең барлык оргáн үзәкләрендә, чит илләрдә (Бөекбритания, Алмания, Испания, Италия, Латвия, Литва, Франция, Швейцария, Швеция, Эстония, АКШ һ. б.) чыгыш ясый.
Шәкертләре арасында — С. Бережная, Л. Камелина, А. Титов, Д. Зарецкий, Л. Лабзина, Е. Базова, Е. Бурундуковская, Д. Мееркова.
Казан консерваториясе катнашында халыкара, республикакүләм башкаручылар бәйгеләрен оештыручы.
Музыка сәнгате мәсьәләләре буенча мәкаләләр авторы, оргáн һәм фортепиано өчен әсәрләр җыентыкларын төзүче («Советский композитор» нәшрияты), Татарстан композиторларының оргáн өчен әсәрләре җыентыклары мөхәррире. 1968 беренче концерты 1970 Натан Рахлин белән берлектәге концерт 1974 беренче оргáн концерты
Дискография К. Сен-Санс. Оргáн һәм оркестр өчен до минор симфониясе. Дирижер Фуат Мансуров. Казан, 1997 (CD). И. С. Бах. Klavierubung. III кисәк. Екатеринбург, 2000 (CD).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1992 ― ТР халык артисты 2007 ― РФ халык артисты 1997 ― РФ атказанган сәнгать эшлеклесе 1988 ― Муса Җәлил премиясе 2000 ― РФ дәүләт премиясе (иҗат төркеме эчендә) — Салих Сәйдәшев исемендәге Казан дәүләт Зур концерт залын төзегән өчен. «Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен» медале «Бәллүр пирамида» хәйрия фонды премиясе 2021 ― Казан консерваториясенең шәрәфле профессоры
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
Р.К. Абдуллин «Чиксез татарлар» сайтында Рубин Абдуллин: «Музыкаль белеме булу кешене бәхетле итә» Р. Абдуллин (оргáн) И.С. Бахны уйный (видео, 7 мин.)
Моны да карагыз
Төркем:Музыкантлар Төркем:Органчылар Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Россиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Ректорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Профессорлар Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары