Астрономик берәмлек (татарча билге: а.б., халыкара: au) — Җирдән Кояшка кадәр уртача аралыкка тигез астрономиядә ераклыкны үлчәү берәмлеге.

Яктылык ул аралыкны 500 секунд (8 мин. 20 сек.) дәвамында үтә, билгеләмә буенча а.б. = 149 597 870 700 метрга тигез. 2012 елда Пекинда бу берәмлек СИ системасына бәйләнгән.

Халыкара системада бу берәмлек «a. u.» яки «AU» дип билгеләнә.

Кайбер аралыклар Кояш системасының иң ерак планетасы Нептунның орбитасы радиусы = 30 а. б. Кешеләр булдырган иң ерак объект «Вояджер-1» 2015 елның 28 июлендә Кояштан 132 а.б. аралыгында ераклашкан. Безгә иң якын йолдыз Проксима Центаврага кадәр - 270 000 а.б.

Әдәбият Ледяные сателлиты Солнца // Вокруг Света. — 2006. — № 2 (2785). Еремеева А. И., Цицин Ф. А. История астрономии. — М.: Изд-во МГУ, 1989. — С. 316. Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации Утверждено Постановлением Правительства РФ от 31 октября 2009 г. № 879. ГОСТ 8.417—2002. Государственная система обеспечения единства измерений. Единицы величин.

Төркем:Метрология