Тизлеккә сусау (инглиз. Need for Speed) — ул 2015 елгы күпкулланучылы санак узыш уены. Ghost Games аны ясаган һәм Electronic Arts чыгарган. Ул 22 нче Тизлеккә сусау уены һәм франшизаны яңадан кабыза.
Тизлеккә сусау күзәтүчеләрдән катнаш күзәтүләр алган. Алар уенның графикасын һәм түнеңне (урыс. тюнинг / кастомизация; инглиз. tuning / customization) мактаганнар. Әмма алар уенны тәнкыйтьләделәр, чөнки ул даими онлайн һәм аны туктату мөмкин түгел. Киләсе уен — Тизлеккә сусау Түләү (2017 елгы уен).
Уен барышы Тизлеккә сусау Вентура Бэйдә, уйлап чыгарылган шәһәрдә, була. Бу шәһәр Лос-Анджелестан нигезләнгән.
Тизлеккә сусау «ябыштыру редакторын (инглиз. Wrap Editor)» яңарткан һәм машина үзгәрешләре сериягә кайтканнар.
Хикәя Уенчыдан тыш, хикәядә уендагы биш иконаларны тәэсирләндерергә теләүче биш персонаждар бар. Спайкның Магнус Вокерны очрашасы килә, Әйми Акира Накайны тәэсирләндерергә тели, Робен Рески Дәвелз төркемен очрашырга тели, Мәнүнең Кән Блокны тәэсирләндерәсе килә, ә Трэвес Шиничи Мороһошине очрашырга тели. Уен барышында уенчы акча һәм хөрмәт ала. Уенчы Магнус Вокерны җиңгәч, Спайк ачулана. Аның фикеречә, Спайк мөмкинлек алганчы, уенчы шул мөмкинлекне алган. Аннан соң ул тынычланды, чөнки Трэвес моны әйткән: әгәр уенчы күренсә, алар барысы да күренәчәк. Уенчы югары икона булгач, аның соңгы узыш Трэвес, Спайк, Әйми, Робен, Мәнү һәм икона узышларына каршы. Узыштан соң алар барысы да бергә төшереләләр; әмма үз чын шәхесен яшерү өчен, уенчы битлекне кигән.
Искәрмәләр
Төркем:2015 елгы санак уеннары Төркем:Electronic Arts санак уеннары Төркем:Фростбайт двигателен кулланган санак уеннары Төркем:Тулы хәрәкәтле видео кулланган санак уеннары Төркем:Күпкулланучылы һәм беркулланучылы санак уеннары Төркем:Тизлеккә сусау санак уеннары Төркем:Ачык дөньялы санак уеннары Төркем:PlayStation 4 өчен уеннар Төркем:Урам узышлары турындагы санак уеннары Төркем:Үз сериясен яңадан кабызган санак уеннары Төркем:Чын кешеләргә нигезләнгән санак уеннары Төркем:Швециядә булдырылган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Калифорниядә узган санак уеннары Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:Xbox One өчен уеннар Төркем:Вакыйгалары Америка Кушма Штатларында узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Америка Кушма Штатларында узган санак узыш уеннары Төркем:EA Гөтеборг булдырган санак уеннары Төркем:Санак узыш уеннары