Асия бинт Мөзаһим ( — Коръән персонажы, Муса пәйгамбәр заманында идарә иткән Фиргавеннең хатыны. Аны мөселманнар иң бөек хатын-кызларның берсе дип хөрмәт итәләр. Ислам риваятьләренә караганда, Мөхәммәд пәйгамбәр Асияне Ислам тарихындагы дүрт иң бөек хатын-кыз арасында, шулай ук Мәрьям (Гайсә пәйгамбәрнең әнисе), Мөхәммәднең беренче хатыны Хәдичә һәм аның кызы Фатыйма белән бергә телгә алган.

Иске Гаһедтә язылганча, камышлык арасыннан Муса исемле баланы тапкан Фиргавеннең яшерен кызына туры килә.

Тарих Асия Фиргавеннең хатыны була. Иреннән аермалы буларак, ул тәкъва һәм дини хатын була. Байлыгына карамастан, ул ире кебек тәкәббер булмый. Беркөнне Асия һәм аның хезмәтче кызлары Нил елгасына киләләр һәм елгада йөзеп йөргән кәрҗин күрәләр. Асия шунда ук кәрҗинне елгадан алырга куша, һәм хезмәтче кызлар кәрҗин эчендә бер малай табалар. Асия иренә бала турында сөйли һәм аны тәрбияләргә күндерә. Шуннан соң, Асия Мусага аның чын әнисе булган, тик моны үзе дә белмәгән, имезүче билгели. Ислам традициясендә Асия иренең җәзасыннан куркып, яшерен рәвештә Аллаһыга табына һәм ире аның чын ышануларын белгәч, аның тарафыннан җәфаланып үлә диелә.

Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрендә Асия җәннәткә керә торган беренче хатын-кызларның берсе булачак дип хәбәр ителә. Коръәндә Асия барлык мөселманнар өчен үрнәк буларак искә алына.

Искәрмәләр

Әдәбият

Āsiya / Wensinck, A.J. // Encyclopaedia of Islam. 2nd ed : [англ.] : in 12 vol. / ed. by P. J. Bearman, Th. Bianquis, C. E. Bosworth, E. van Donzel, W. P. Heinrichs et al. — Leiden : E.J. Brill, 1960—2005.

Төркем:Ислам Төркем:Муса пәйгамбөр Төркем:Мисыр тарихы Төркем:Коръән персонажлары