Рөстәм Каженкин (Арчы Уола), Рөстәм Николай улы Каженкин (; 1985 елның 6 феврале, СССР, РСФСР, Якутия АССР, Булун олысы, Кюсюр) ― шагыйрь, тәрҗемәче, мәктәп укытучысы. 2013 елдан Якутия һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы. 2025 елның июненнән ― П. А. Ойунский исемендәге әдәби музей директоры.

Тәрҗемәи хәле 1985 елның 6 февралендәРустам Каженкин Вконтакте Якутия АССРның төньягында Булун олысы Кюсюр авылында зоотехниклар гаиләсендә туган. Гаиләсендә әнисе ягыннан олонхо һәм башкаручылар, әтисе Николай (2021 елда вафат) ягыннан тимерчеләр булган. Әбисенең анасы белән һәм Платон Ойунскийның әнисе ― бертуганнар. Бертуганы Константин Каженкин–Архаан, шагыйрь, автор-башкаручыКонстантин Каженкин-Архаан Вконтакте. Верхоянск районының Адыча урта мәктәбен ( авылында) тәмамлаган (2002) Мария Прокопьева. Рустам Каженкин – Арчы Уола. Северо-Восточный Федеральный Университет имени М. К. Аммосова.

2007 елда М. К. Аммосов исемендәге Якутск дәүләт университетының (2010 елдан федераль университет) РФ төньяк-көнчыгыш халыклары телләре һәм мәдәнияте институтының филологоия факультетын «филолог» белгечлеге буенча («әдәби тәнкыйть һәм редакторлык» өстәмә белгечлеге белән) тәмамлаган.

2007 елдан Верхоянск районының Адыча урта мәктәбендә якут теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлаган, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән. Җирле совет депутаты булып сайланган.

2011 елдан Якутск шәһәрендә яши, педагогик эшчәнлеген дәвам иттерә. «Айыы Кыһата» милли гимназиясендә (Якутск шәһәре) югары категорияле якут теле һәм әдәбияты укытучысы, гимназия директоры урынбасары булып эшли. Республиканың якут теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәистәше булып тора.

2013 елдан Саха (Якутия) һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы. Саха Язучылар берлегенең яшь әдәбиятчылар шурасы җитәкчесе. Якутия Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, шулай ук Якутск шәһәренең мәдәният буенча Иҗтимагый советы әгъзасыНазначен новый директор Литературного музея имени Ойунского. ЯСИА, 18.06.2025.

2025 елның июненнән ― П. А. Ойунский исемендәге директоры (бу вазифада 30 ел эшләгән Якутиянең халык язучысы алмаштырган) Руководство. Якутский Государственный Литературный музей им. П. А. Ойунского. Бер үк вакытта «Айыы Кыһата» милли гимназиясендә килеп эшләүче якут теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләвен дә дәвам итә.

Саха (Якутия) Республикасы Фәннәр академиясе Туган телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү үзәге фәнни хезмәткәре.

Иҗаты Студент елларыннан бирле шигырьләр яза, 2000 елдан шигырьләре дөнья күргән. Берничә шигырләр җыентыгы китабы авторы (2007 елда беренче шигырьләр җыентыгы «Олук тыл» (Сүз-хакыйкать), 2015 елда икенчесе «Таас тойуга» (Таулар җыры), 2018 елда өченчесе «Үс кустук» (Өч Салават күпере) чыккан)Любимые книги детства: Каженкин Рустам Николаевич. Централизованная библиотечная система ГО «Город Якутск». Башта рус телендә әсәрләр иҗат итә, соңрак якут теленә күчкән. Иҗатында туган җиргә һәм Саха (Якутия) табигатенә мәхәббәт; саха (якут) телен һәм традицияләрен саклау; буыннар дәвамчанлыгы һәм олонхосутларның (халык әкиятчеләренең) роле; саха халкы язмышы турында фәлсәфи уйланулар кебек темаларга кагыла.

«По литературным святыням» экспедициясе альбомын төзүче.

Әдәби әсәрләрне тәрҗемә итә; аның үз шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итәләр (шул исәптән тәрҗемәче ).

Каженкин шигъриятендә якут мәдәнияте һәм мифологиясе белән бәйләнеш ачык чагыла. Ул олонхо (якут эпосы), Туймаада (Якутск урнашкан Лена елгасы үзәнлеге) образларына, шулай ук саха халкының рухи символларына (мәсәлән, «айыы» төшенчәләренә — Югары дөнья кешеләре, Саха халкының ата-бабалары) мөрәҗәгать итә.

Аның шигырьләре лиризм, Төньяк табигате белән тирән бәйләнеше һәм мәдәни тәңгәллекне саклау турында уйланулары белән аерылып тора. Әсәрләре төбәк һәм федераль басмаларда, шул исәптән «Литературная газета»да басылган Ложится снег на Родину мою. Литературная газета, 26.10.2021.

Шигырьләре «Төрки һәм монгол халыклары поэзиясе һәм прозасы» () дигән Россия антологиясенә кертелгән.

«Казан утлары» журналының 2026 елгы гыйнвар санында «Кардәш халыклар әдәбияты» рубрикасында ««Яратам!» дип җырлый минем йөрәк!» шигырьләр шәлкеме басылган (Рафис Корбан тәрҗемәсендә).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Елның яшь язучысы – 2016 (Саха Республикасы (Якутия) яшьләр эшләре һәм гаилә сәясәте министрлыгы версиясе буенча). Саха (Якутия) Республикасының яшьләр сәясәте һәм Гражданлык инициативалары отличнигы. Саха Республикасы (Якутия) яшьләр сәясәте отличнигы. 2025 ― «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында абсолют җиңүчеРустам Каженкин, учитель НГ «Айыы Кыьата». Управление образования окружной администрации г.Якутска.

Шәхси тормышы Гаиләле. Төп эшеннән тыш фотога төшерү, Фотошоп программасы белән дә мавыга.

Искәрмәләр

Сылтамалар Каженкин Рустам. Журнальный мир Рустам Каженкин-Арчы Уола. rospisatel.ru

Төркем:Якутск дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Якутия шагыйрьләре Төркем:Укытучылар Төркем:Шәхесләр:Якутск