Николай Бернулли (немец телендә: Nikolaus II. Bernoulli; 1695 елның 6 феврале, Базель — 1726 елның 31 июле, Санкт-Петербург) — Швейцария юристы һәм математигы.

Тәрҗемәи хәле Николай Бернулли 1695 елның 6 февралендә Базель шәһәрендә туган; Иоганн Бернулли улы. Бала чагыннан акыл җитезлеге һәм гадәттән тыш сәләтләр белән аерылып торган һәм сигезенче яшендә голландча, немецча, французча һәм латинча сөйләшкән. Базельдә гимназия курсын тәмамлагач Бернулли университетка кергән һәм 1711 елда уналты яшендә фәлсәфә магистры дәрәҗәсен алган. Әтисе теләге буенча хокук белемен өйрәнү белән шөгыльләнеп 1715 елда Бернулли лиценциант дәрәҗәсенә диссертацияне яклаган. Шуның белән бергә әтисе җитәкчелеге астында Бернулли математика белән шөгыльләнгән; 1716 елның январендә ул Лейбниц тәкъдим иткән ортогональ траекторияләр турында мәсьәләне чишә алган һәм шуның белән математиклар арасында ат казанган. 1723 елда Италия һәм Франция буенча сәяхәттән соң Бернулли Базельдә хокук профессоры итеп билгеләнгән булган. 1725 елның октябрендә Петербург фәннәр Академиясе президенты Блументрост чакыруы буенча Петербургка килгән һәм Академиядә механика кафедрасын биләгән. Төп хезмәтләре дифференциаль тигезләмәләр һәм механика буенча. Петербургта сигез ай торганнан соң Николай Бернулли авырып киткән һәм 1726 елның 31 июлендә үлгән.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар