Максим Горький исемендәге премия ( Премия имени Максима Горького. Союз писателей РТ) ― А. М. Горький хөрмәтенә аталган һәм 2003 елдан бирле әдәбият өлкәсендәге хезмәтләр өчен тапшырыла торган Татарстан премиясе.
Тарих М. Горький исемендәге премия 2002 елда Казан шәһәренең мәдәният идарәсе, М. Горький музее (2018 елдан А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее) һәм Казанның Вахитов районы администрациясе тарафыннан гамәлгә куелган. Ел саен ике номинациядә бирелгән: «Намус һәм дәрәҗә өчен» () (күпьеллык нәтиҗәле әдәби, педагогик, иҗтимагый эшчәнлеге өчен) һәм «Иң яхшы китап өчен» (зур резонанс тудырган иң әһәмиятле әдәби әсәргә). Казанда яшәүче язучылар һәм шагыйрьләр лауреат була алган. 2003 елда премиянең беренче лауреатлары дип шагыйрьләр Марк Зарецкий (үлгәннән соң) һәм Роза Кожевникова аталган. 2009 елда премия тапшыру туктатылган.
2018 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге (рәисе Данил Салихов) һәм М. Горький исемендәге музей инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән премия тапшыру торгызылган. Хәзер премия Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан тапшырыла. Премияне тапшыру тантанасы ел саен 28 мартта Горький музеенда язучының туган көнендә уза. Әдәби җәмәгатьчелектә киң танылу һәм югары бәя алган шигърият, проза, драма әсәрләре, шулай ук публицистика, тәнкыйть мәкаләләре җыентыкларын иҗат иткән өчен бирелә.
Лауреатлар Моны да карагыз: :Төркем:Максим Горький исемендәге премия лауреатлары Ел ЛауреатБүләкләү өчен нигез2003Марк Зарецкийнамус һәм дәрәҗә өченРоза Кожевниковаиң яхшы китап өчен2004Рөстәм Сабировиң яхшы китап өченГеннадий Паушкинәдәбият өлкәсендә күпьеллык хезмәте өчен2005Рөстәм Кутуйнамус һәм дәрәҗә өченТимур Алдошинсоңгы еллардагы әһәмиятле әсәр өченНонна Орешинахәзерге яшьләр темасын иҗади ачкан өчен2006Елена Бурундуковская«Учебник жизни собственный пишу» шигырьләр җыентыгы өченВил Мостафиннамус һәм дәрәҗә өчен2007Борис Вайнерәдәбият өлкәсендә күпьеллык хезмәте өченАлёна Кәримова«Другое платье» китабы өчен2008Наилә Ахунованамус һәм дәрәҗә өченАлексей Остудиниң яхшы китап өчен2009Инга БикбулатоваТатарстан Республикасы музей җәмәгатьчелеге белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен|date=2009-04-03|access-date=2023-07-17|archive-date=2023-07-17|archive-url=Лидия Спиридонова2019Лев Кожевников«Цветы на обочине» китабы өченАйрат Бик-Булатов«История отечественной журналистики. Книга-блог» китабы өчен2020Эдуард Учаров«Стиходворения» китабы өчен2021Азалия Бадюгина«Истанбул кызы» (Г. Исхакый) һәм «Сызгыра торган уклар» (Н. Фәттах) китапларын тәрҗемә иткән өчен2022Айдар Сәхибзадинов«Проза» китабы өчен2023Әлфия ГалимуллинаРавил Бохараев иҗатын әдәби тикшергән өченАлександр АввакумовБөек Ватан сугышының билгесез битләрен сәнгати тикшергән өчен2024Наил ИшмөхәммәтовАяз Гыйләҗевнең «Балта кем кулында» әсәрен тәрҗемә иткән өчен2025Ольга Журавлева «Сказки» китабы өченПремия имени Максима Горького. Союз писателей РТ2026Светлана Мингазова Вера Хәмидуллина
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча бүләкләр Төркем:2002 елда барлыкка килгән бүләкләр Төркем:Россия әдәби премияләре Төркем:Татарстанның дәүләт премияләре Төркем:Максим Горький