Абдуллах Бегиев, Абдуллах Мостафа улы Бегиев (, ; 1950 елның 19 октябре; СССР, Кыргызстан ССР, Фрунзе өлкәсе, Беренче Май районы) ― күренекле карачай-балкар шагыйре, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, публицист, фольклор һәм әдәбият тарихчысы. СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004)Абдуллаху Бегиеву – 70 лет. РИА «Кабардино-Балкария».
Тәрҗемәи хәле 1950 елның 19 октябрендәВчера свой 70-летний юбилей отметил один из выдающихся карачаево-балкарских поэтов Абдуллах Бегиев. Конгресс карачаевского народа Вконтакте, 20.10.2020 Кыргызстан ССР Фрунзе (1990 елдан Чуй) өлкәсе Беренче Май районында Кыргызстанга сөрелгән балкар гаиләсендә туганБегиев Абдулах Мустафаевич (1950). Открытый список. 1956 елның 28 апрелендә кабул ителгән СССР Югары Советы Президиумы Указына нигезләнеп, 1957 елда гаиләсе белән Кабарда-Балкар АССРга әйләнеп кайткан.
Урта мәктәпне туган ягында, КБ АССРның Совет (1994 елдан ) районы авылында тәмамлаган.
1974 елда Кабарда-Балкар дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, башта ― радиода, 1983 елга кадәр Кабарда-Балкар телевидениесендә баш мөхәррир булып эшләгән.
1983―1985 елларда Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда белем алган.
Мәскәүдән кайткач, КБ АССР Язучылар берлегенең әдәби консультанты, 1991 елдан «Меңге Тау» («Эльбрус», карачай-балкар телендә) әдәбият-сәнгать журналының мөхәррире һәм баш мөхәррире булып эшләгән, Кабарда-Балкария Язучылар берлегенең рәистәше итеп сайланган.
2015 елдан балкар телендәге «Нюр» балалар әдәбият-сәнгать журналы мөхәррире булып эшләгән, хәзер редколлегия әгъзасыО редакции НЮР. Портал СМИ КБР.
Иҗаты Актив иҗатка керешү еллары 1970-еллар ахырына туры килгән. Шул вакыттан башлап, шигырьләр, әкиятләр, әдәби тәрҗемәләр, мәкаләләр тупланган 20 дән артык китабы дөнья күргәнКниги автора: Бегиев Абдуллах. Elbrusoid.org.
Актив рәвештә тәрҗемә белән шөгыльләнә: каләмдәшләренең әсәрләрен чит телләргә тәрҗемә итә һәм чит телләрдән балкар теленә күчерә. Көнчыгышның бөек шагыйрьләре (, Әхмәд Ясәви, Гомәр Хәйям, Җәми һ. б.), урта гасырлар татар шагыйре Кол Гали («Кыйссаи Йосыф») һ. б. әсәрләрен карачай-балкар теленә тәрҗемә иткән.
Ул шулай ук бөек балкар шагыйре Мечиев Кязим. Библиотека, күренекле карачай шагыйре мирасына бәйле хезмәтләре, карачай-балкар халкын депортацияләү елларында (1943―1957 еллар) иҗат иткән исемсез шагыйрьләрнең шигырьләрен туплавы белән дә билгеле.
Кызыклы факт Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларында укыганда ук татар эпосы ― «Идегәй» дастанын балкар теленә күчереп, Нальчикта аерым китап итеп бастырып чыгарган (2025 елда әлеге китабы янәдән дөнья күргән)Абдуллах Бегиев. «Мин сөямен сине», - диде таң. «Казан утлары», 2025, август. ― Б.153―154. «Аның кайбер бүлекләре Туктамыш һәм Аксак Тимер һөҗүме вакытында Кавказдагы вакыйгаларны бәян итә һәм Балкар халкы тарихының билгесез битләрен, этносларыбызның демографик уртаклыгын ача» (А. Бегиев)Переводчик эпоса "Идегея" удостоен звания заслуженного работника культуры Татарии. NewsInfo.Ru, 14.01.2004
2025 елда кайбер шигырьләре «Казан утлары» журналында (август санында) татар телендә басылган (тәрҗемәче Сания Әхмәтҗанова).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 ― «Архыз – 2001» Бөтенроссия автор җыры фестиваленең I дәрәҗә дипломы 2004 ― Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре ― «Идегәй» дастанын балкар теленә тәрҗемә иткән өчен 2004 ― «Иң яхшы балалар язучысы» республика конкурсы лауреаты 2010 – Ислам Кырымшамхалов медале (КЧР) ― «үрнәк дәрәҗәдәге шигъри осталыгы өчен» 2012 ― Төрки дөнья шагыйрьләре конкурсы (Бишкәк) җиңүчесе
Искәрмәләр
Сылтамалар Абдуллаху Бегиеву – 70 лет. РИА «Кабардино-Балкария», 19.10.2020 Abdullah Begiev. Biyografya
Моны да карагыз Әминә Газаева Магомет Хубиев
Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Россия шагыйрьләре Төркем:Балкар шагыйрьләре Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Кабарда-Балкария язучылары Төркем:Кабарда-Балкар дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре