Женисбек Пиязов, Женисбек Буркыт улы Пиязов (; 1988 елның 9 мае, СССР, Үзбәкстан ССР, Каракалпакстан АССР, Нөкес) ― опера җырчысы (бас-баритон), халыкара конкурслар лауреаты, М. Магомаев исемендәге II Халыкара вокалистлар конкурсының Гран-при иясе. Каракалпакстанның (2018), Үзбәкстанның (2021), Башкортстанның (2022), Татарстанның (2023) халык артисты.

Тәрҗемәи хәле 1988 елның 9 маенда Каракалпакстан АССР башкаласы Нөкес шәһәрендә алты балалы (ике кыз һәм дүрт малай) музыкаль гаиләдә туган. Баритон тавышлы әтисе Буркыт һәм әнисе Инжигул халык музыка коралларында уйнаган. Бабасы Зейнел Пиязов ― Үзбәкстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты, күп еллар Бердах исемендәге Каракалпак дәүләт музыка театрында эшләгән.

Балачактан җырлый. Башта поп-музыкага тартылса, 15-16 яшендә, тавышы үзгәреп, җитди музыка белән шөгыльләнергә уйлаган. 2007 елда Жапак Шамуратов исемендәге Нөкес мәдәният һәм сәнгать көллиятенең вокал факультетын (Абат Калиев классы) һәм 2011 елда «Академик җырлау» белгечлеге буенча Үзбәкстан дәүләт (профессор Софья Анатольевна ЦойФеруза Мухамедова. По долгу памяти. Софья Цой. Kultura.uz классы) тәмамлаган Женисбек Пиязов. medici.tv. Матур тембрлы тулы диапазонлы тавышына ияЖенисбек Пиязов - обладатель Гран-при вокального конкурса имени Муслима Магомаева. LiveInternet.

2009 елда Ташкентта А. Нәвои исемендәге Зур опера һәм балет вокалист вазифасына кабул ителгән. 2010 елда Минскида (Беларусь) танылган опера мастеры һәм танылган дирижер җитәкчелегендә мастер-классларда белем алган. Озимо (Италия) опера сәнгать академиясе солисты булган Conosciamo i solisti dell’accademia d’arte lirica di Osimo: intervista a Jenisbek Piyazov.

Үзбәкстан дәүләт консерваториясендә укыта.

2024 елның апрелендә Үзбәкстан югары белем министрының мәдәният һәм сәнгатьне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнгән На одного артиста в министерствах Узбекистана стало больше. Взгляд.uz, 14.04.2024.

Иҗаты 2008―2010 елларда дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән Россия, Азәрбайҗан, Беларусь, Казакъстан, Франция, Испания, Португалия, Германия, Австрия, Кытай, Корея һәм Малайзиядә дәрәҗәле халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашкан.

«Севилья чәчтарашы», «Энҗе эзләүчеләр», «Дон Жуан», «Юлий Цезарь», «Евгений Онегин», «Фигаро туе», «Мәйсәрә эше» һ. б. опералардан арияләр башкарган. «Культура» телеканалында «Зур опера» телевизион проектында катнашкан (2014).

Кызыклы факт 2019 елда Женисбек Пиязов Миландагы дөньякүләм танылган La Scala театры сәхнәсендә җырлаган беренче үзбәкстанлы булганФестиваль классической музыки «Романтика осени». День второй. Культурный мир Башкортостана, 24.08.2024. Анда Аттила ариясен җырлаганЖенисбек Пиязов: «Я думал о работе, а не о званиях». perspectum.info.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

1997 ― яшь башкаручыларның конкурсы – лауреат 2007 ― «Нихол» премиясе ― лауреат «Казакъ романсиадасы» XII халыкара конкурсы ― лауреат 2009 ― Рус романсын яшь башкаручыларның XIII Мәскәү халыкара конкурсы ― лауреат 2012 ― Мөслим Магомаев исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсы ― Гран-при 2010 – «Шөһрәт» медале ― ил бәйсезлегенең 19 еллыгы хөрмәтенә 2012 ― Каракалпакстанның атказанган артисты 2014 ― Үзбәкстанның атказанган артисты 2018 ― Каракалпакстанның халык артисты 2021 ― Үзбәкстанның халык артисты О награждении в связи с тридцатилетием государственной независимости Республики Узбекистан. president.uz 2022 ― Башкортстанның халык артистыОперный певец Женисбек Пиязов назначен советником министра высшего образования. kun.uz 2023 ― Татарстанның халык артистыЖенисбеку Пиязову присвоено звание Народный артист Татарстана. Bright Uzbekistan

Искәрмәләр

Сылтамалар Официальный инстаграм Женисбека Пиязова Женисбек Пиязов в Телеграме Гость онлайн-проекта «Гримерка» (автор Рафаэль Сагитов) Женисбек Пиязов. Vk видео, 26:37

Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Үзбәкстан җырчылары Төркем:Үзбәкстанның опера җырчылары Төркем:«Шөһрәт» үзбәк медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Ташкәнт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Үзбәкстанның атказанган артистлары Төркем:Үзбәкстанның халык артистлары Төркем:Каракалпакстанның атказанган артистлары Төркем:Каракалпакстанның халык артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Баслар