Руслан Рафаил улы Йосыпов () — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм «ЛДПР» партиясе әгъзасы, «Байлык № 3» ҖЧҖ директорының беренче урынбасары, ЛДПР Татарстан региональ бүлеге координаторы вазыйфаларын башкаручы, 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда кандидат.

Биографиясе

1975 елның 23 декабрендә туган. Югары белемле, «инженер» белгечлеге буенча Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын 2010 елда, «юриспруденция» белгечлеге буенча Икътисад, идарә һәм хокук институтын 2014 елда тәмамлаган.Татарстан Республикасы Дәүләт Советы. Состав һәм структура. Депутатлар корпусы.

V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган (2014 −2019 еллар).

Бүләкләре Казан шәһәре Авиатөзелеш районы Администрациясе башлыгының Мактау грамотасы (2008 ел), Россия Федерациясе Президенты Грамотасы (2014 ел), Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Рәхмәте (2014 ел), Казан Мэры Мактау грамотасы (2014 ел), «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе (2014 ел).

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:ЛДПР әгъзалары