Илмир Төхвәтуллин, Илмир Фәрит улы Төхвәтуллин (Ильмир Фаридович Тухватуллин; 1991 елның 20 ноябре, РФ, ТР, Балык Бистәсе районы, Биектау) ― спортчы (90 кг авырлыкта чыгыш ясаучы көрәшчеАртур Валеев. Колдун, амбал весом 200 килограммов и директор бассейна: главные батыры России прямо сейчас. Бизнес-Онлайн, 25.06.2023), көрәш буенча тренер. 8 тапкыр Россия һәм 3 тапкыр дөнья чемпионы. Көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2021). Тренеры: Россиянең атказанган тренеры Вакыйф Тимерша улы Дәүләтшин Давлетшин Вакиф Тимершович. Электронное образование Республики Татарстан.
Тәрҗемәи хәле 1991 елның 20 ноябрендә Балык Бистәсе районы Биектау авылында туган. Көрәш белән шөгыльләнә башлавында әтисе роле зур булуын искәртә. Илмирның әтисе Фәрит үз вакытында авыл Сабан туйларында көрәшкән. Яңа Сала авылы батыры буларак дан казанган. Әтисенең энесе Рамис тә озак еллар көрәшкән. Мәктәп елларында Илмир көрәш серләренә физкультура укытучысы Әнис Шәфигуллиннан өйрәнә. Район ярышларында катнашып, беренче чыныгу алган.
9нчы сыйныфны тәмамлагач, Илмир Түбән Камада политехник училищега укырга керә, тренер Илнар Гәрәев җитәкчелегендә шөгыльләнеп, беренче зур җиңүләрен яулый. Беренче тапкыр зур келәмгә чыгуын да Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә уза торган бәйге белән бәйли. 2011 елда Татарстан Республикасы беренчелегендә 3нче урынны яулый. Муса Җәлил призына турнирда 2нче булаИльгиз Замалеев. Ильмир Тухватуллин из Рыбной Слободы и в Париже прославился. Сельские горизонты, 29,06.2017.
Казан дәүләт педагогика институтының физик культура факультетында укыган елларында «Ак Барс» көрәш сараенда Булат Хәбибрахманов, Россиянең атказанган тренеры Вакыйф Дәүләтшинда шөгыльләнә башлый. Үзе дә яшьләр белән эшләүдән тартынып тормый. Казанның берничә мәктәбендә шактый еллар балаларга көрәш серләрен төшендерә, шәһәр балаларын милли спорт төребезгә тартаРадик Сабиров. Илмир Төхвәтуллин чираттагы җиңүен яулады һәм... рәсми ярышларда карьерасын тәмамлавы турында игълан итте. Шәһри Казан, 25.11.2023.
Татарстан чемпионатларында 2011 елда, 20 яшендә чыгыш ясый башлый. Көрәшә башлаганда да 80 килолылар арасында бил алыша, аннан соң күп еллар үлчәү категориясен артык үзгәртми, 80, 85, 90 килограммга кадәрге авырлыкларда көрәшә. Күп еллар Илмир Төхвәтуллинның төп оппоненты Ренас Кәлимуллин (Теләчедән) булган «Здесь ребята борются за честь, а не за деньги!»: чемпион мира – о ценностях борьбы корэш. Всемирный конгресс татар, 4.12.2022 В Казани прошла спортивно-музыкальная премия «Манзара-2023». Фонд поддержки развития культуры при Раисе Республики Татарстан, 16.01.2023.
2023 елда рәсми ярышларда көрәшче карьерасын туктатуы турында хәбәр итә. Көрәш буенча «Зилант» командасы баш тренеры булып эшли.
Спорттагы уңышлары Көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2021) Тухватуллин Ильмир Фаридович ― Мастер спорта России международного класса. msrfinfo.ru, Билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры. Көрәш буенча Россия җыелма командасында тора.
Күп тапкыр Татарстан чемпионы (2013, 2014, 2015, 2017, 2018, 2020, 2021, 2022, 2023), Россия чемпионы (2013, 2014, 2015, 2017Наш земляк, борец Ильмир Тухватуллин вернулся c золотой медалью с чемпионата России. Сельские горизонты, 20.12.2017, 2018, 2020, 2021, 2022). Өч тапкыр дөнья чемпионы (2018 Евгения Кожеева. Ренас Калимуллин стал чемпионом мира по борьбе курэш. Менделеевские новости, 18.06.2018, 2020В Казани завершился чемпионат мира по поясной борьбе корэш. РТ Онлайн, 05.10.2020 Дагстаннан Шарап Алихановны җиңәАндрей Лещев. Серебряный дебют дагестанских вольников в поясной борьбе. WrestDag.ru, 4.10.2020, 2022 еллар).
Халыкара ярышларда җиңүче: Санкт-Петербургта Бөтендөнья сугышчан уеннар (2013 ел, 1 урын), Париж (2017 ел, 1 урын), Төркиядә бөтендөнья күчмәләр уеннары (2022, 1 урын).
Республика Сабан туйларында күп тапкырлар җиңүче. 2025 елда Татарстан башкаласының төп Сабан туе – Тынычлык бистәсе Каенлыгындагы мәйданда баш батыр исеменә лаек булган.
Шәхси тормышы Өйләнгән, тормыш иптәше Алия белән ул үстерәләрЗөлфия Шәвәлиева. Казан батырлары-2025: Раилнең – 40 нчы, Илмирның 1 нче машинасы һәм Нижгар баһадиры. Интертат, 26.06.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар Зөлфия Шәвәлиева. Казанның Тынычлык бистәсе Сабан туеның баш батыры билгеле. Интертат, 21.06.2025 Ильмир Тухватуллин и Булат Мусин, Татарские борцы чемпионы по национальной борьбе корэш (vk видео, 0:22)
Төркем:КөрәшчеләрТөркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары