Бу рәссам турында мәкалә, футболчы турында биредә укыгыз.
Рөстәм Хуҗин, Рөстәм Фаит улы Хуҗин (Рустем Фаитович Хузин; 1975 елның 28 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― рәссам, Россия (2005) һәм Татарстан (2005) Рәссамнар берлекләре, Мәскәү татар-башкорт рәссамнарының «Рассам» иҗат берлеге (2000), «Примавера» иҗат берләшмәсе (Мәскәү, 2002) әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1975 елның 28 ноябрендәРустем Фаитович Хузин (родился в 28.11.1975). Артхив Уфада хәрби гаиләсендә туган. Пенза өлкәсенең Түбән Ломов шәһәрендә урта мәктәпнең 9 сыйныфын һәм балалар сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлаган (укытучысы Виктор Владимирович Матюха). 1991―1996 елларда Пензаның К. А. Савицкий исемендәге укыган (укытучысы Сергей Васильевич Шалаев). «Сабантуй бәйрәме» дип аталган диплом эшен «бишле» билгесенә башкарганРустем Фаитович Хузин – художник-живописец. ПХУ. Выпускники и педагоги. Мини-архив.
1996―2002 елларда Илья Глазуновның Россия сынлы сәнгать, скульптура һәм сәнгать (профессор Лейла Самиуловна Хасьянованың портрет остаханәсендә) белем алган. 2002―2006 елларда Казан шәһәрендә Россия Сәнгать академиясенең иҗади рәсем сәнгате академик Харис Якуповта стажировка үткән. 2006―2011 елларда Казан сынлы сәнгать училищесында укыткан. «Минарет» журналы белән хезмәттәшлек иткән (Мәскәү, Түбән Новгород).
Пленэрда күп эшли, күргәзмәләрдә, форумнарда, биенналеда катнаша, сюжетлы тарихи картиналар яза, күпсанлы күчмә осталык дәресләре (мастер-класслар), лекцияләр үткәрә Мастер-класс Рустема Хузина по акварели. vestnik.icdc.ru.
Иҗаты Рөстәм Хуҗин төрле жанрларда эшлиРустем Хузин: «главная задача искусства — помочь человеку стать лучше». regioniz.ru, 24.03.2024. Классик реализм юнәлешенә өстенлек бирә. Милли идентификация темасы буенча республиканың әйдәп баручы рәссамы. Тарихи картиналары күп фигуралы катлаулы композицияләргә корылган. Акварель белән эшләнгән әсәрләре, нефть ятмаларын ачу темасын яктырткан картиналаы, портретлары, натюрмортлары бар. Реалистик мәктәп рәссамы буларак, иҗатына сәнгати гомумиләштерү киңлеге, төп һәм ярдәмче персонажларның психологик характеристикасы белән образларны типиклаштыру хас.
Кайбер картиналары Идел-Урал төбәген данлый торган лирик пейзажларның күләмле сериясен тудырганХузин Рустем Фаитович. ot-ido.art: Тәрәзә янында (Алинур кышы)Как написать сочинение описание картины Хузина «У окна»? Кривошеево талы Казан тирәсендә Уфа кызы Имән Язгы көн уртасы Көзге уңыш Шәрык мотивы Көзге натюрморт Юмарт көз Арбага җигелгән ат (2015) Арбор кояшлары (2015) Арбор. Кыш (2017) Татар авылында яз (2017) Кичке суык (2018) Урал язы (2018)Хузин Рустем Фаитович - Биография и картины художника. dom-art.gallery Болгарларның 922 елда ислам динен кабул итүе 1223-1237 елларда монголлар басып алган чорда болгар халкының батырлыгы турында (Триптих) X гасыр Ага-базары XIII гасыр Болгар базары Иман өчен. Болгар өчен һ.б. Шәхси күргәзмәләре 1993 елдан башлап шәхси күргәзмәләре узган: Пенза, Пермь, Екатеринбург, Болгар, Әлмәт (2023, картиналар галереясы Ага-базар Х века. Жизнь в фокусе объектива, 2.03.2023), Казан (Заманча сәнгать галереясы, 2020 Выставка Рустем Хузин. Между Волгой и Уралом) һ.б.
Әсәрләре Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, берничәсе ТР милли музеенда, Болгар музей-тыюлыгында, Франция, Германия, Төркиянең шәхси коллекцияләрендә, шулай ук Әлмәтнең «Нефтяник» картиналар галереясында сакланаВолжская Булгария Рустема Хузина: как татарстанский художник раскрашивает страницы истории. sntat.ru.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы
Шәхси тормышы Өйләнгән. Хатыны Эльвира (Балтач районы Арбор авылыннан). Гаиләдә 7 бала: Алинур, Абдулкадыйр, Хәсән, Зөһрә, Хөсәен, Зәйнәб, Хәйдәр-Али, Али-ХөсәенЗилә Нигъмәтуллина. Бәрәкәтле тормыш сурәтләре. «Сөембикә», 2024 ел, № 11, 64-65нче бит.
Ислам динен тотаРустем Хузин: «Раствориться в аятах Аллаха…» idmedina.ru.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Зилә Нигъмәтуллина. Бәрәкәтле тормыш сурәтләре. «Сөембикә», 2024 ел, № 11, 64-65нче бит. Сылтамалар Рустем Фаитович Хузин – художник-живописец. ПХУ. Выпускники и педагоги. Мини-архив Хузин Рустем Фаитович - Биография и картины художника. dom-art.gallery Анна Решетникова. Творчество художника Рустема Хузина. Картинная галерея в Екатеринбурге
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Пенза сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Россия сынлы сәнгать, скульптура һәм сәнгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:Казан сынлы сәнгать училищесы укытучылары