Жак (Я́коб) д’Ага́р (француз телендә: Jacques d'Agar, дат телендә: Jacob d'Agar; 1642, Шарантон-ле-Пон, Франция Корольлеге — 1715 елның 16 ноябре, Копенгаген, Дания Корольлеге) — тормышының күпчелек өлешен Англиядә һәм Даниядә эшләгән француз живописецы, портретисты. Парижда Король живопись һәм сынчылык Академиясе академигы (1675–1682), Дания корольләре Кристиан V һәм Фредерик IV-нең сарай яны рәссамы.
Тәрҗемәи хәле
Жак д’Агар Шарантон-ле-Понда 1642 елда туган. Ул Якоб Фердинанд Фут өйрәнчеге булган дип санала. 1675 елда тарихи живописец буларак Париж художестволар академиясенең әгъзасы булган. Әмма 1682 елның 31 январендә Нант эдикты гамәлдән чыккач протестант буларак Академиядән куылган булган. Ул шул ук елны Франциядән киткән һәм анда бүтән кайтмаган. Агар Англиягә барган һәм анда портретлар живописе белән дан казанган, аннан соң Төньяк Германия сарай яннарында эшләгән һәм ахырдан Копенгагенга чакырылган булган, анда король Кристиан V аны үзенең камергеры иткән. Ул Кристиан V-нең варисы Фредерик IV-тә шундый ук яклауга ия булган. Агар тормышының иң яхшы вакытын уздырган Даниянең живописецларына һичшиксез йогынты ясаган. Рәссам 1715 елда Копенгагенда үлгән. Д’Агарның улы Шарль шулай ук мәшһүр портретист булган.
Әдәбият Документлар
Тормышы һәм иҗаты очеркы
Башка эшләр
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Искәрмәләр
Төркем:Рәссамнар