Джон Суинни, Джон Рэмси Суинни (, ; 1964 елның 13 апреле, Эдинбург) — Шотландия сәясәтчесе, Шотландия милли партиясе лидеры (2000—2004, 2024 елдан). Шотландия беренче министры (2024 елдан).
Биографиясе Эдинбургның Форрестер дәүләт урта мәктәбен тәмамлаган, 1979 елда Шотландия милли партиясенә (ШМП) кергән, 1986 елда Эдинбург университетында политологиядә сәнгать магистры шотланд дәрәҗәсен алган. Scottish Amicable иминият компаниясендә стратегик планлаштыру, шулай ук биш ел дәвамында эшлекле һәм икътисади консультацияләр белән шөгыльләнгән.
1997 елда Суинни Бөекбритания җәмгыятьләр палатасына Төньяк Тэйсайд округыннан сайланган, 1999 елда Шотландия парламенты оештырылгач, шул ук округтан аның депутаты булган (соңрак Төньяк Пертшир округында яңадан сайланган).
2000 елда ШМПны җитәкләгән, ләкин 2004 елда партия өчен Аурупа сайлауларының уңышсыз нәтиҗәсе аркасында отставкага киткән. 2007 елда Шотландия беренче министры Алекс Салмонд кабинетында финанс министры портфелен алган һәм финанс кризисы сынавын кичергән.
2014 елдан 2023 елга кадәр ул беренче министры Никола Стердженның урынбасары булган.
2024 елның 6 маенда Хәмзә Юсаф отставкасыннан соң Шотландия милли партиясен яңадан җитәкләгән (башка кандидатлар булмау сәбәпле сайлаулар үткәрелмәгән).
2024 елның 7 маенда парламент Суинни кандидатурасын хуплаган, гәрчә коалиция буенча элеккеге партнерлар — Шотландия яшелләр партиясе аның җиде депутаты белән тавыш бирүдән тыелган.
2024 елның 8 маенда Джон Суинни патшага тугрылык анты биргән һәм рәсми рәвештә вазифага кергән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Шотландия милли партиясе әгъзалары Төркем:Эдинбург университетын тәмамлаучылар Төркем:Шотландия милли партиясе лидерлары Төркем:Шотландия парламенты әгъзалары Төркем:Шотландия беренче министрлары