Тозлак () — Амарантчалар (Amaranthaceae) семьялыгына керүче үсемлекләр ыругы. Ыруг вәкилләре арасында үләннәр, ярымкуаклар, куак һәм агачлар очрый.

Таралу Алар Европа, Азия һәм Африкада таралган. Тозлаклар нигездә тигезлектә, коры һәм тозлы туфракларда, чүлләр һәм ярымчүлләрдә үсәләр. Америка һәм Австралиягә читтән кергән үсемлек.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: калкулык тозлагы (Salsola collina) һәм курай тозлагы (Salsola tragus) – ара-тирә барлык районнарда да очрыйлар. Далаланган тау битләрендә, көтүлекләрдә, чүпле урыннарда, юл буйларында үсә.

Элек бу ыругны Алабутачалар семьялыгына керткәннәр.

Ботаник тасвирлау 10-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы тармакланган. Яфраклары тар, чиратлашып урнашкан. Чәчәкләре ике җенесле, чәчәк төркеме куентылы башак. Җимеше – канатча. Июль-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре август-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Куллану Калкулык тозлагының җир өсте өлешләрендә сапониннар, алкалоидлар, калий тозлары, натрий бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе бөер, бавыр һәм йөрәк авыруларын дәвалауда кулланыла.

Курай тозлагы – терлек азыгы.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tozlak Онлайн - энциклопедия Tatarica

Төрләр Ыругта 65 төр бар:

Искәрмәләр

Әдәбият

Salsola // Ботанический словарь / сост. Н. И. Анненков. — СПб.: Тип. Имп. АН, 1878. — XXI + 645 с.

Солянка // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Сылтамалар

Salsola (англ.): сведения о таксоне на сайте Tropicos. Солянка на сайте USDA NRCS Проверено 24 января 2009 г.

Төркем:Төньяк Америка флорасы Төркем:Африка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр