Карабаш () – Иренчәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Таралуы 10 нан артык төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган.
Татарстан территориясендә бер төре – гади карабаш (P. vulgaris) барлык районнарда очрый. Дымлы болыннарда, урман кырыйларында, сулык ярларында, юл буйларында үсә.
Ботаник тасвирлама Сабагы туры, дүрт кырлы, 15-35 см биеклектә. Тамырчасы шуышма, озын. Яфраклары каршыдаш, озынча йомыркасыман. Чәчәкләре шәмәхә, сирәк кенә ак, ике иренле, сабак очындагы боҗралы башаксыман чәчәк төркемендә. Һәрбер чәчәк киң чәчәк яны яфрагы куентыгында урнашкан. Җимеше – күпчикләвек. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.
Куллану Үсемлекнең җир өсте өлешләрендә флавоноид, сапонин, органик кислоталар, микроэлементлар, эфир мае бар.
Халык медицинасында ялкынсынуга каршы, тән кызышканда, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.
Баллы үсемлек.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/karabash Онлайн - энциклопедия Tatarica
Төрләре
Prunella albanica Pénzes Prunella cretensis Gand. Prunella grandiflora (L.) Scholler Prunella hyssopifolia L. Prunella laciniata (L.) L Prunella orientalis Bornm. Prunella prunelliformis (Maxim.) Makino Prunella vulgaris L. Prunella × bicolor Beck (P. grandiflora × P. laciniata) Prunella × codinae Sennen (P. hyssopifolia × P. laciniata) Prunella × gentianifolia Pau (P. hyssopifolia × P. vulgaris) Prunella × intermedia Link (P. laciniata × P. vulgaris) Prunella × surrecta Dumort. (P. grandiflora × P. vulgaris)
Искәрмәләр
Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Үләннәр Төркем:Дару үләннәре Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Татарстан табигате