«Нур Ислам» мәчете () ― Кемерово өлкәсе Осинники шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Нур Ислам» мәхәлләсе карамагында.
Осинники шәһәрендә (1926 елга кадәр Тагдагал улусы, 1926 елдан штб, 1938 елдан Осинники шәһәре) 40 367 кеше яшәгән (2021), шәһәрдә яшәүче татарлар саны ― 1 405 (2010) Осинники. Религия. татарыкузбасса.рф.
Тарих 2004 елның октябрендә Кемерово өлкәсе Осинники шәһәренең «Дуслык» Татар мәдәнияте үзәге җирлегендә дини җәмгыять оешкан.
Мөселманнарның җирле «Нур Ислам» дини җәмгыяте (мәхәллә) 2006 елның 18 июлендә Кемерово өлкәсенең Федераль теркәү хезмәтендә, шулай ук Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте каршында теркәлгәнМРОМ Местная религиозная организация мусульман в городе Осинники Кемеровской области. Архив города.
2009 елдан хәзерге исемен йөртә һәм Үзәкләштерелгән дини оешма Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте составына керә. «Нур Ислам» дини җәмгыяте (мәхәллә) бергәләп дин тоту һәм иман тарату өчен гражданнарны ирекле нигездә берләштерә.
2004 елда шәһәр үзәгеннән 30 минутлык арада урнашкан элеккеге шәһәр типографиясе бинасында, үзгәртеп кору эшләреннән соң, «Нур Ислам» исемендәге мәчет ачылган Осинники: достопримечательности и интересные места. Все достопримечательности МП «Городская типография» г. Осинники. audit-it.ru. Мәчетнең эчке диварлары, түшәме һәм идәннәре яңартыла һәм үзгәртеп корыла, бинаның фасады һәм түбәсе ремонтланаМечеть Нурислам, Осинники: лучшие советы перед посещением. Tripadvisor.
Мәчеттә мөселман якшәмбе мәктәбе эшли, анда яшь тәрбияләнүчеләр Ислам нигезләрен өйрәнәләр.
Имамнар 2006―2014 елларда имам-хатыйб Әнвәр Айсә улы Әширов (Анвяр Айсеевич Аширов), 2014 елдан Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы. 2014―2015 елларда имам Мосавир хәзрәт Якупов, мәхәллә идарәсе рәисе Ягъфәр Әбүбәкер улы Хәсәншин. 2015 елдан имам-хатыйб Гыйният улы Азат хәзрәт Шәйдуллин.
Моны да карагыз Мөнирә (мәчет, Кемерово) Чулпан (мәчет, Новокузнецк)
Искәрмәләр
Сылтамалар Осинники. Религия. татарыкузбасса.рф Осинники. YouTube видео, 1:07 Мәчет панорамасы Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2004 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Кемерово өлкәсе мәчетләре