Нургали Фәткулов, Нургали Гыйззәт улы Фәткулов (, 1900 ел, РИ, Якутск өлкәсе, Якутск ― билгесез) ― совет партия һәм хуҗалык эшлеклесе, Якут АССР Халык Комиссарлары Шурасы рәисе (1938―1940), 1944―1946 елларда Якутск шәһәр башкарма комитеты рәисе, беренче чакырылыш СССР һәм Якут АССР Югары Советлары депутатыКазань в духовном развитии Якутии. Yakutia-daily.ru.
Тәрҗемәи хәле 1900 елда Якутскида туган. Якутск реаль училищесын тәмамлаган.
1918 елдан хуҗалык, иҗтимагый һәм сәяси эштә. 1918―1955 елларда — элемтә идарәсенең телеграф конторасы башлыгы, 1927―1930 елларда Бөтенсоюз профсоюзлар Үзәк Советы каршындагы профсоюз хәрәкәте югары мәктәбе курслары укучысы Фаткулов Нургали Гизетович. Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898 - 1991, Якут өлкә элемтә хезмәткәрләре советы секретаре, ВКП(б) Якут өлкә комитетының оештыру бүлеге мөдире, ВКП(б)ның Якут өлкә контроль комиссиясе рәисе, Якут АССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары, ВКП(б) Якут өлкә комитетының сәүдә бүлеге мөдире, ВКП(б)ның комитетының 1нче секретаре, Якут АССР Халык Комиссарлары Шурасы (ХКШ) рәисе (1938―1940), Якут АССР коммуналь хуҗалык халык комиссариатының «Якутстрой» тресты идарәчесе, Якутск шәһәр советы башкарма комитеты рәисе (1944―1946), Дәүләт балык трестының () идарәчесенең кадрлар буенча ярдәмчесе, СССР Фәннәр Академиясенең Якутск филиалында Фәнни китапханә мөдире.
СССР Югары Советының 1нче чакырылыш депутаты итеп сайланган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хөрмәт Билгесе ордены.
Искәрмәләр
Сылтамалар Фаткулов Нургали Гизетович. Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898 - 1991
Төркем:Якут АССР хөкүмәте җитәкчеләре Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Саха Республикасы сәясәтчеләре Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары