Матрёна Слепцова, Матрёна Васильевна Слепцова (кыз фамилиясе Кузьмина, , 1916 елның 11 апреле, РИ, Иркутск губернасы, Якутск өлкәсе, Олекминск округы, Уолбут ― 1995 елның 27 мае, РФ, Саха Республикасы, Якутск) ― драма актрисасы, РСФСРның (1962) һәм Якут АССРның (1952) халык артисты.

Тәрҗемәи хәле

1916 елның (11 апрелендә) Иркутск губернасы Якутск өлкәсе Олекминск округы (хәзерге Саха Республикасының ) Уолбут торак пунктында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе ― Василий Егорович Кузьмин, әнисе ― Параскева Николаевна (Дорофеева).

Олекминск районы Кыллах һәм II Нерюктяй мәктәпләрендә укыган. 15 яшеннән сәхнәдә сәләтен күрсәтә башлаган, юмористик һәм сатирик хикәяләр белән чыгыш ясаган, тамашачыларның сокланулы хуплавын яулаган. Аеруча монологлары һәм инсценировкалары уңышлы чыккан. 1932 елда Мәскәүгә укырга җибәрәләр ( (1891―1981) классы, педагоглары профессор Е. Ф. Сарычева, К. Я. Тупоногов).

1936 елдан уйнаган. Йөздән артык роль башкарган.

Гаиләсе Ире ― (1916―1989), драма актеры, РСФСРның халык артисты. кызы Айталина (1940―2014), укытучы; улы Марк (1942―2007), пианист ; кызы Светлана (1946―2007), музыка педагогы; улы Валерий; улы Александр (1954―2021).

Театрдагы рольләре «Ятьмәләрнең өзелүе» Н. Мординов — Пелагея «Яшенле яңгыр» А. Островский — Феклуша «Урман» А. Островский — Улита «Талантлар һәм баш иючеләр» А. Островский — Домна «Котырган акчалар» А. Островский — Чебоксарова «Тормыш төбендә» М. Горький — Василиса «Егор Булычов һ.б.» М. Горькоий — Меланья «Чия бакчасы» А. Чехов — Раневская «Отелло» У. Шекспир — Эмилия «Ябырылу» Л. Леонов — Анна Николаевна «Онытылмас 1919 ел» В. Вишневский — Мария Буткевич «Платон Кречет» А. Корнейчук — Мария Тарасовна «Балан әрәмәсе» А. Корнейчук — Наталия Ковшик «Терезаның туган көне» Г. Мдивани — Тереза «Мәкер һәм мәхәббәт» Ф. Шиллер — Леди Мильфорд «Бертуганнар» С. Ефремов — Варвара «Сайсары» С. Омоллоон — Сайсары «Кояш чыгар алдыннан» С. Омоллоон — Норо «Манчары» В. Протодьяконов — Мария «Лена иртәсе» И. Гоголев — Аан Далбар «Тундра кызылтүше» И. Бочкарёв — Олера «Тарабукиннар гаиләсе» Заболоцкий — Елена

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Якут АССРның атказанган артисты (1941). Якут АССРның халык артисты (1952). РСФСРның атказанган артисты (1956). РСФСРның халык артисты (1962). Хөрмәт Билгесе ордены (1952). Хөрмәт Билгесе ордены (1957). медальләр, РСФСР һәм Якут АССР Югары Шуралары Президиумнарының Мактау грамоталары

Искәрмәләр

Әдәбият Стрекаловский Н. Талантливая актриса. С«оциалистическая Якутия», 1957, 1 дек., № 258; Якут. гос. муз.-драм. т-р им. П. А. Ойунского, Якутск, 1957. Театральная энциклопедия. Том 4/Глав. ред. П. А. Марков - М.: Советская энциклопедия, 1965. - 1152 стб. с илл., 76 л. илл.

Сылтамалар

Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Якут АССРның халык артистлары Төркем:Якут АССРның атказанган артистлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:П. А. Ойунский исемендәге академия театры Төркем:Якут АССР Югары Шурасы депутатлары