Айшат Кадыйрова, Айшат Рамзан кызы Кадыйрова (Айшат Рамзановна Кадырова, 1998 елның 31 декабре, РФ, Чечня, Курчалой районы, Центарой) ― Чечня Республикасының вице-премьеры (2023), Чечня Республикасы мәдәният министры (2021 елдан). Чечня Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2021) һәм халык артисты (2023). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның кызы.
Тәрҗемәи хәле 1998 елның 31 декабрендә Чечняның Курчалой районы Центарой (2018 елдан Ахмат-Юрт) авылында Рамзан Әхмәт улы һәм Кадыйровлар гаиләсендә туган. Әтисе Рамзан Кадыйров бу вакытта (Беренче Чечен сугышыннан соң) 1996 елдан әтисе, Ичкерия мөфтие Әхмәт хаҗи Кадыйровның ярдәмчесе һәм шәхси тән сакчысы булган.
Алтынчы сыйныфка кадәр, барлык балалар кебек үк, Айшат гадәти мәктәпкә укырга йөри. Аннары ул ике елга өйдә укуга күчерелә. Көненә тугызар сәгать мөселманнарның изге китабы Коръәнне яттан өйрәнә, нәтиҗәдә хафиз була. Шулай ук гарәп телен өйрәнә . Менә үзе моны ничек искә төшерә:
Ә-Х. Кадыйров исемендәге 1нче санлы Ахмат-Юрт мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чечен дәүләт университетының (ЧДУ) икътисад факультетына укырга керә һәм тәмамлый. Вазифага билгеләнү 2021 елның октябрендә Чечня Хөкүмәте башлыгы тәкъдиме белән Чечня Республикасы мәдәният министры итеп билгеләнә, аңа кадәр (2020 елның 1 сентябреннән) мәдәният министрының беренче урынбасары вазифасын биләгән.
Чечня Республикасы парламенты спикеры беренчеләрдән булып Айшат Кадыйрованың Чечня Республикасы мәдәният министры вазифасына билгеләнүенә аңлатма биргән:
Шулай ук Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров Айшат Кадыйрованың республика мәдәният министры вазифасына билгеләнүенә аңлатма биргән:
2023 елның октябрь аеннан ― Чечня Хөкүмәте рәисенең социаль блок буенча урынбасары (вице-премьер)Семен Сонный. «Абсолютно закономерно». Адам Кадыров возглавил службу безопасности отца. Газета.Ru, 5.11.2023.
Санкцияләр Кадыйрова Россиянең Украинага басып керүе сәбәпле АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән, шулай ук Firdaws сәүдә йорты да санкцияләргә эләккән. 2022 елның 16 декабрендә Европа Берлегенең санкцияләр исемлегенә кертелә . Элегрәк Япониянең санкцияләр исемлегенә кертелгән булган.
Гаилә хәле 2017 ел башында, 18 яшендә, кияүгә чыккан. Ире ― Висхан Зелимхаевич Мацуев, эчке эшләр органнары хезмәткәре, полиция лейтенанты, 2023 елдан Чечняның вице-премьеры һәм авыл хуҗалыгы министры.
Уллары Юсуф. Гаиләсе белән Чечня Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә, Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров резиденциясеннән ерак түгел яшиләр.
Айшат төрле илләргә сәяхәт итәргә ярата. Аның яраткан шәһәрләре ― Мәккә, Мәдинә һәм Париж. Музыка тыңларга ярата, чит ил һәм милли музыканы өстен күрә. Шулай ук ул спорт белән шөгыльләнергә ярата, аерым алганда йөгерү һәм йөзү белән шөгыльләнә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 – Чечня Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре 2022 – Кадыйров орденыУказ Главы Чеченской Республики от 23 июня 2022 года № 111 2022 – Дуслык ордены (Донецк Халык Республикасы) 2023 – Чечня Республикасының халык артисты 2023 – Икенче дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен орденының медале ― Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешендәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өченУказ Президента Российской Федерации от 4 сентября 2023 года № 651 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» медальләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Әхмәт Кадыйров исемендәге орден кавалерлары Төркем:Чечня министрлары Төркем:Чечен университетын тәмамлаучылар Төркем:Чечняның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Чечняның халык артистлары Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары