Назыйм Исмәгыйлев, Назыйм Нәҗип улы Исмәгыйлев (иҗади тәхәллүсе — УСАЛ; 1986 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — татар рэп-башкаручысы, дизайнеры һәм каллиграфы. İttifaq рэп-төркемендә Padeeshah тәхәллүсе белән катнаша.
Биография 1986 елда Казанда туган. Башта тулай торакта яшәгән, аннары әти-әнисе белән фатирга күченгән. Галим һәм каллиграф Нәҗип Нәккашның улы. Әтисенең эшчәнлеге Назыймга тәэсир иткән. Ул шулай ук каллиграфия белән мавыккан һәм готика рәсеме ясый башлаган. Сәнгать мәктәбенә йөрәгән. Тугызынчы сыйныфта укыганда, коймаларга һәм диварларга граффити рәсеме ясаган.
КДАТУга, инженер-архитектура факультетына укырга керергә теләгән, ләкин булдыра алмаган. Казан дәүләт мәдәният институтына, декоратив-кулланма сәнгатькә киткән, анда ике ел чүлмәкчегә укыган. Әмма соңрак КДАТУга кайтырга тәкъдим алган, ул аннан файдаланган. Университетны тәмамлаганнан соң, бер ел дәвамында эш булмау сәбәпле, бернәрсә белән дә шөгыльләнмәгән, ә аннары дизайнер булып урнашкан.
2013 елдан каллиграфия белән шөгыльләнә Реальное время..
Иҗаты Тере чыгышларда УСАЛ шул ук исемдәге төркем белән чыгыш ясый. Бергә алар AWAZ, Ural Music Night, «Дикая Мята» һәм Tat Cult Fest фестивальләрендә булганнар entermedia.io.. «Син әзерме» җырына Байбулат Батулла төшергән клипы аеруча танылган.
Дискография
Студия альбомнар
Сәяхәт (2023)
Сингллар
Син Әзерме (2019) Кайна Казан (2020) Кабатла (2020) Югалтма (2019) 1552 (2021) Сәяхәт '95 (2021) Ит (2021) От первого лица (2022) Урманнарга (2022) bayan_trap_95 (2022) Син әзерме (Сабантуй Mix) (2023) Урман (2023) Фида (2024)
Берләшмәдә
Менә Сиңа Мә (feat. K-Ru) (2020) Surreal (feat. MITYA) (2023) Шәхси тормышы Гаиләсе бар, ике бала әтисеКазанда 1552 җырын башкаручы Усалның планлаштырылган концерты уздырылмаячак.
Искәрмәләр
Сылтамалар
УСАЛ Ural Music Night сайтында
Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Татар музыкасы Төркем:Дизайнерлар Төркем:Каллиграфлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Казанда туганнар