Национал-социалистик немец эшчеләр фиркасе (; кыскача НСДАП) — Германия ультрамилләтче экстремистик сәяси фиркасе. 1920 елдан 1945 елга кадәр булган. Национал-социализм идеологиясенең сәяси йөртүчесе; 1933 елның гыйнварыннан — идарә итүче фирка, 1933 елның июленнән 1945 елның маена кадәр нацист Алманиясендә бердәнбер законлы фирка. Икенче бөтендөнья сугышында Алмания җиңелгәннән соң 1945 елда Һитлерга каршы коалиция буенча союздашлар тарафыннан төзелгән оккупацион Контроль совет карары буенча таратылган. Нүрнберг процессында партиянең җитәкче составы җинаять дип игълан ителгән, ә НСДАП идеологиясе сугышның төп сәбәпләренең берсе дип табылган.

Искәрмәләр

Төркем:1920 елда нигезләнгән сәяси фиркаләр Төркем:1945 елда ябылган оешмалар Төркем:Национал-социалистик эшчеләр фиркасе Төркем:Бер фиркале системалар фиркаләре Төркем:Германия элеккеге сәяси фиркаләре Төркем:Нацист фиркаләре