Франц Абромайт (; 1907 елның 8 августы, Алман империясе, Тильзит — 1964 елның 30 июнендә вафат дип игълан ителгән) — СС гауптштурмфүреры, Хорватиядә яһүд эшләре буенча консультант.
Тәрҗемәи хәле Франц Абромайт 1907 елның 8 августында Тильзит шәһәрендә туган. Һөнәре буенча коммерсант булган. 1930 елның 1 октябрендә НСДАПка кергән (билет № 329305). 1932 елның 1 гыйнварында СС сафларына кабул ителгән (№ 272353). 1937 елда аңа СС унтерштурмфүреры, ә 1938 елда СС оберштурмфүреры исеме бирелгән. 1939 елда СС гауптштурмфюрерына кадәр күтәрелгән. 1939 елдан 1941 елга кадәр Данцигтан һәм Көнчыгыш Пруссиядән полякларны һәм яһүдләрне эвакуацияләү буенча СД махсус бүлеге җитәкчесе булган.
1942 елда Империя иминлеге баш идарәсендә IV B4 бүлегендә Хорватиядә яһүдләр мәсьәләләре буенча консультант («Хорватиядә Эйхманның җәллады») булган. 5500 яһүд депортацияләнгән һәм күпчелек өлеше үтерелгән. 1944 елда Маҗарстанга Адольф Эйхман командасына яһүдләрне Освенцим концлагерына депортацияләү өчен җибәрелгән. Маҗарстандан 430 000 яһүд депортацияләнгән, шуларның 200 000е үтерелгән.
1945 елда ул Мисырга кача алган. 1964 елда вафат дип игълан ителгән.
Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:СС офицерлары Төркем:НСДАП әгъзалары Төркем:Нацист җинаятьчеләре Төркем:Качкын нацистлар