Вики-Кайбыч — Татарстанның Кайбыч районында яшәүче Татар Википедиясенең волонтерлары төркеме.
Тарихы Вики-Кайбыч волонтерлар клубы 2021 елның апрелендә Татарстан Республикасы Кайбыч районы территориясендә яшәүче татар телле волонтерлар тарафыннан Википедия нигезләрен үзләштерүне, Кайбыч районы феноменнарын, шәхесләрен тасвирлауны тизләтү һәм аларны глобаль интернет-киңлеккә таныту максатыннан оештырылган берләшмә.Кайбыч тарихы – интернетта. Кулланучылар бер-берсе белән аралашу, ярдәм күрсәтү өчен WhatsApp мессенджерында төркем булдырыла. Төркемнең максаты булып Кайбыч районының Татарстан, Россия һәм халыкара дәрәҗәләрдә эшлекле, инвестицион, мәдәни, фәнни, социаль һәм туристлык ягыннан өзлексез рәвештә, Википедиядә объектларны тасвирлау ярдәмендә, аерым алганда, «Акыллы төбәк» Вики-проектын гамәлгә ашыру аша үстерү,Умный регион/Татарстан/Кайбицкий район шул ук вакытта җәмгыятьнең туган телләрне, локаль телләрне саклау һәм үстерү, популярлаштыру эшчәнлеген көчәйтү тора.
«Вики-Кайбыч» вики-клубы ярдәмендә Кайбыч районы Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре арасында татар телендә иң күп тасвирланган район булып тора. Кайбыч районыннан килгән катнашучылар Татар Википедиясендә иң актив катнашучыларның берсе һәм татар телле катнашучылар арасында иң күп санлы төркем булып торалар.
Ел викимедиячесе Фәрһад Фәткуллин ярдәме белән Вики-клубта катнашучы User:Il Nur 21-23 сентябрьдә үткән TURKLANG 2021 VII Халыкара онлайн-конференциясендә Татар Википедиясен тәкъдим итәTURKLANG 2021 VII Халыкара онлайн-конференциясе чыгышы., ә User:Ilsina Ilgizovna, 2021 елның 5-7 ноябрендә узган Көнчыгыш һәм Үзәк Европа илләре викимедиячеләренең онлайн-конференциясендә Вики-Кайбыч клубы турында чыгыш ясый.Көнчыгыш һәм Үзәк Европа илләре викимедиячеләренең онлайн-конференциясендә Илсинә Шакирова чыгышы.
2022 елның октябрендә Истанбул шәһәрендә узган Wikidata төрки халыклар җыенында катнашучы Alisya Fatikhova Татар Википедиясендә Wikidata мөмкинлекләрен куллану турында чыгыш ясый, Вики-Кайбыч клубы белән таныштыра.
2025 елның апрелендә Ташкент шәһәрендә узган Урта Азия телләре конференциясендә кулланучы Il Nur Татар, Башкорт Википедияләре мисалында җирле клублар эшчәнлеген күрсәтә. Вики-Кайбыч һәм Вики-Бөрҗән клублары белән таныштыра.
Эмблемасы Төркемнең эмблемасы вики-клуб барлыкка килгәч ясала һәм аның нигезендә Википедия логотибы һәм Кайбыч районының байрагы һәм гербы ята.
Катнашучылары Бүгенге көндә төркем составына 25 кулланучы керә. Иң актив вәкилләре арасында Кайбыч районы һәм Татарстан Республикасының танылган педагог Римма Васильева булып тора.
Шулай ук карагыз Википедия:Акыллы Кайбыч
Искәрмәләр
Төркем:Татар Википедиясе Төркем:Волонтерлык Төркем:Вики-Кайбыч