Николай Бруевич (, Мәскәү — 5 май 1987, Мәскәү) — машиналар белеме һәм исәпләү техникасы өлкәсендә совет галиме, СССР Фәннәр академиясе академигы, Монгол Фәннәр академиясенең почетлы әгъзасы, инженер-техник хезмәтләр генерал-лейтенанты.

Биографиясе Николай Григорьевич Бруевич1896 нчы елда Мәскәү шәһәрендә туган.

Кызыл армия составында Гражданнар сугышында катнаша. 1921 елда ВКП(б) сафына керә. 1923 елда Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетын, 1930 елда — Мәскәү авиацион институтын, 1931 елда Хәрби-һава инженер академиясе адъюнктурасын тәмамлый.

1937 елда Николай Бруевичка техник фәннәр докторы дәрәҗәсе бирелә. 1939 елның 28 гыйнварында СССР Фәннәр академиясенең «механика» белгечлеге буенча әгъза--корреспонденты итеп сайлана.

1940 елдан алып 1941 ел буенча Мәскәү механика-машиналар төзү институты директоры булып эшли.

1941 елда югары мәктәп эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары итеп тәгаенләнә. 1942 елның 8 маенда «механика, машиналар һәм механизмнар теориясе» белгечлеге буенча академик итеп сайлана.

1949 елның 10 маеннан 1942 елның 17 мартына кадәр СССР Фәннәр академиясенең академик-секретаре вазифасын били.

1948 елның 16 июленнән 1950 елның башына кадәр Төгәл механика һәм исәпләү техникасы институты директоры була.

1959-1961 елларда СССР оборона министрлыгы сайты советы әгъзасы була.

1961 елда отставкага чыга.

1987 елның 5 маенда вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зыяратында җирләнә

Фәнни казанышлары Николай Григорьевич Бруевич машиналарның һәм приборларның төгәллеге һәм ышанычлылыгы теориясенә нигез салучыларның берсе. Машиналар төзелешендә акыл хезмәтен автоматлаштыру тикшеренүләре белән җитәкчелек итә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре — өч Ленин ордены (04.11.1944; 1945; 10.06.1945)

— Октябрь Революциясе ордены (1975)

— ике Кызыл Йолдыз ордены (1945; 1949)

— 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944)

— ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены (11.11.1946; 12.11.1966)

— «Хөрмәт Билгесе» ордены (1951)

— медальләр

Искәрмәләр

Төркем:12 ноябрь көнне туганнар Төркем:1896 елда туганнар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:5 май көнне вафатлар Төркем:1987 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Байрак ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:«Мәскәүне саклау өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар