Сула — Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында елга. Елганың озынлыгы 17 км, бассейнның мәйданы 63,6 км², Чошы елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы. Онлайн — энциклопедия Tatarica.
Су реестры мәгълүматы Россия дәүләт су реестры мәгълүматлары буенча, Куйбышев сусаклагычының өске катламнарыннан алып Каспийга кадәр Иделнең елга бассейнына, елганың су хуҗалыгы участогына — Кама елгасы тамагыннан алып Кама бистәсенә кадәр.
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча: Дәүләт су реестрында су объектының коды — 11010000312112100004002 Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100400 Бассейн коды — 11.01.00.003 ГӨ буенча — 12 ГӨ буенча чыгарылышы — 1
Елга башы Югары Тегермәнлек авылыннан 4 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Күгәрчен авылының көньяк чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 60 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%. Елганың куенуы катнаш, күберәге кар сулары исәбенә тулылана. Шулай ук, жир асты сулары белән туена. Язгы ташу вакытында су муллыгы һәм җәйгк айларда нык саегуы белән характерлана. Гадәттә, язгы ташу апрельнең башында башлана. Елга ноябрь аенда туңа. Елга тамагында су чыгымы 0,053 м3/с тәшкил итә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 124 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча елгалар Төркем:Татарстан елгалары