Наилә Роберт кызы Фәхретдинова (Шәйдуллина) (1994 елның 2 августы, Азнакай, Татарстан, Россия) — Россия волейболчысы, доигровщица.
Биография Наилә Фәхретдинова 1994 елның 2 августында Татарстанның Азнакай шәһәрендә туа.
Әтисе киңәше буенча волейбол белән шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры — С.В. Галаганов.
Казан федераль университетында, аннары «тренер ФК и ВМ» белгечлеге буенча Стәрлетамак физик культура институтында укый.
2013 елда Россия чемпионатында «Динамо-Казан» командасы составында беренче тапкыр чыгыш ясый һәм аның белән бергә Россия чемпионы була. Соңрак «Уфимочка»«Уфимочка-УГНТУ» начинает новый сезон!, «Олимп» һәм «Чанаккале» клублары өчен чыгыш ясый.
2017 елдан 2018 елга кадәр «Протон» клубы өчен чыгыш ясый, аның белән Россия Кубогының бакыр призёры була. 2018 елның июлендә «Приморочка»Наиля Шайдуллина — доигровщица «Приморочки» командасына күчә, ә ноябрьдә «Протон» га әйләнеп кайтып сезон азагына кадәр уйный«Протон-Саратов» обнародовал фамилию своей первой волейболистки.
2019—2020 елларда Кипрның «Аполон Лимасол» клубында чыгыш ясый.
2020 елның сентябрендә Исраилның «Маккаби Хайфа» клубына күчә. 2020 елның декабрендә клуб белән контрактны өзә.
2020 елның 19 июнендә кияүгә чыга.
Казанышлар
2013 елгы Россия Чемпионы 2017 елгы Россия Кубогының бакыр призёры
Искәрмәләр
Сылтамалар
Бөтенроссия волейбол федерациясе сайтында volleyservice.ru сайтында
Төркем:Азнакайда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1994 елда туганнар Төркем:2 август көнне туганнар