Янтык районы (рус. Янтиковский район, чуаш. Тăвай районĕ — Тау асты районы) — Чуашстанның көнчыгышында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Янтык авылы, Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. Ул вакытта ул Тимәш дип аталган. 1757-59 елларда руслар чуашларны чукындыру нияте белән биредә Архангельск чиркәве төзиләр. Шушы хөрмәткә авыл да тулысы белән Архангельскоега әйләнә. Хәзерге Янтык атамасы — татарныкы, авылның тау астында урнашканлыкны күрсәтә.Янтык — Тавай

География Чуашстанның көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Район территориясе 524,4 км². Төньякта Ормар районы, көнбатышта Канаш районы,көньякта һәм көнчыгышта Татарстанның Кайбыч районы белән чиктәш.

Тарих Район 1935 елның 9 гыйнварендә оеша.

Халык Халык саны 28,2 мең кеше (2009 елга)

Милли состав: чуашлар — 90 %тан артык, шулай ук руслар, татарлар, шул исәптән керәшен татарлары да яши.

Районда туган күренекле шәхесләр Николай Сидоров (1963, Индырчи), драматург, ЧР дәүләт премиясе, М. Сеспель исемендәге премия лауреаты. Вера Кузьмина (1923―2021), ССРБ халык артисты (Чабаксар).

Административ бүленеше Районда 12 авыл жирлегендә 31 авыл урнашкан.

Икътисад Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү.

Искәрмәләр

Сылтамалар Район рәсми сайты

Төркем:Чуашстан районнары Төркем:Янтык районы