Чабаксар районы () — Чуашстанның төньягындагы муниципаль район.

Административ үзәге — Күгеш бистәсе.

География Чабаксар районы Чуашстанның төньягында, күпчелек территориясе Иделнең уң, азрагы сул ярында урнашкан. Район территориясе 845,3 км². Төньякта Мари Ил белән, көнчыгышта Сөндер, көньякта Чуел һәм Красноармейски, көнбатышта Моргауш районнары белән чиктәш.

Халык Халык саны 59 431 кеше (2010 елга). Күгештә 11,7 мең.

Милли составы: чуашлар — 92%.

Административ бүленеше Районда 2004 елдан 17 авыл жирлегендә 171 авыл урнашкан.

Икътисад Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: шәһәр яны авыл хуҗалыгы (сөт, ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, йомырка җитештерү). Җирләрнең 87%ы игелә.

Искәрмәләр

Сылтамалар Район рәсми сайты Район фотолары Күгеш бистәсе сайты

Төркем:Чуашстан районнары Төркем:Чабаксар районы