Зоология () - хайваннар патшалыгы вәкилләрен өйрәнә торган фән, биологиянең төп бүлекләренең берсе. Галимнәре зоологлар дип атала. Хәзер хайваннарның ике миллион төре билгелеЯ познаю мир: Биология: Дет. энцикл./Б. Ф. Сергеев; Худож. О. П. Багина, С. В. Наугольных, О. А. Герасина и др. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак", 2004. - 398 с.: ил.. Аларны берничә йөз сыйныфка һәм егерме типка бүләләрБольшая энциклопедия животных. - М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. - 640 с., ил. Һәм һәрвакыт яңа төрләр ачыла.

Зоология бүлекләре

Зоология үзе дә берничә өлешкә бүленә: этология - хайваннарның тәрбияләнүен өйрәнә торган фән хайваннарның аерым классификацион төркемнәрен өйрәнгән фәннәр: ихтиология - балыклар өссыйныфының вәкилләрен өйрәнә энтомология - бөҗәкләрне өйрәнә Одонатология - чикерткәләр тәртибенең вәкилләрен өйрәнә мамология - имезүчеләрне өйрәнә антропология - кешене өйрәнә орнитология - кошларны өйрәнә малакология - моллюскларны өйрәнә герпетология - сөйрәлүчеләрне өйрәнә ветеринария - медицина һәм биология арасында гыйлем фаунистика зоогеография һ.б.

Зоология тарихы thumb|left|Аристотель (384-322 б.э.к.) thumb|Жорж Луи Леклер де Бюффон (1707-1788)

Зоология — борынгы фән. Антик дөнья вакытларында да зоология буенча күзәтүләр үткәрелде. Күп галимнәр, сугыш йөрешләрендә катнашып, алар килгән җирнең фаунасы турында белешмә язганнар.

Беренче хайваннар классификациясен Аристотель тәкъдим иткән. Ул аларны ике зур төркемгә бүлгән: канлыларга һәм кансызларга. Беренче эволюцион теорияне Аристотель ясаган. "Хайваннарның тарихы", "Хайваннарның өлешләре турында", "Хайваннарның күчүе турыда" һ.б. хезмәтләре биологиянең үсешүенә нык тәэсир иткән. 500ләп хайваннарның төрләре турында белешмә биргән, тавык йомырткасында организм үсүен күзәткән, акулаларның күбәюен өйрәнгән. Аристотель "Хайваннар баскычын" - хайваннарның кыенлыгы буенча төзелгән классификацияне - уйлап тапкан. Бу баскыч Аристотельдән соңрак галимнәр белән дә кулланылган; аңа яңа катлар кушканнар (мәсәлән, фәрештәләр һәм архфәрештәләр өчен) 1749 елда Жорж Луи Леклер де Бюффон бөтен тормышының хезмәтен - "Табигый тарих"ын яза башлаган. Бу хезмәттә ул хайваннарның охшашлыгын дәллиләгән. thumb|Карл Линней (1707-1778) Карл Линнейның бүгенге көн биологик классификация системасына нигез салуы зоологиягә нык тәэсир иткән.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук кара

Ботаника Фауна Хайваннар

Төркем:Зоология