Африка Берлеге, АБ — Африканың 55 дәүләтен берләштерә торган халыкара, хөкүмәтара оешма. Африка берлеге оешмасы варисы. 2002 елның 9 июлендә нигезләнә. Ярты елга бер тапкыр җыелган оешманың төп органы Африка Берлеге Ассамблеясында бөтен мөһим карарлар кабул ителә.

Оешманың штаб-фатиры, Африка Берлеге сәркатиплеге һәм Африка Берлеге комиссиясе Хәбәшстанның Аддис-Абеба каласында урнаша.

Тарих Моңа кадәр Африкада Африка дәүләтләре берлеге, Африка дәүләтләре конфедерациясе, Африка берлеге оешмасы, Африка икътисади җәмгыяте кебек оешмалар булган. Африка Берлеге аларның максатларын тормышка ашырырга дәвам итә.

1990 еллар урталарында Африка Берлеген төзү идеяләре яңгырый башлый. Африка берлеге оешмасы фактик рәвештә диктаторлар клубына әйләнә барган. Төп инициатор Ливия башлыгы Мөәммәр Каддафи булган. 1999 елның 9 сентябрендә Ливиянең Сирт шәһәрендә оешманы төзү турында декларация кабул ителә.

2002 елның 9 июлендә оешма үз эшчәнлеген башлап җибәрә.

Әгъзалар

Байрак Атама Башкала Алжир Алжир Ангола Луанда Бенин Порто-Ново Ботсвана Габороне Буркина Фасо Уагадугу Бурунди Бужумбура Габон Либревиль Гамбия Банжул Гана Аккра Гвинея Конакри Гвинея-Бисау Бисау Демократик Конго Җөмһүрияте Киншаса Джибути Джибути Мисыр Каһирә Замбия Лусака Сахара Гарәп Демократик Җөмһүрияте Эль-Аюн (рәсми), Бир-Лелу (фактик) Зимбабве Хараре Кабо-Верде Прая Камерун Яунде Кения Найроби Комор Утраулары Морони Конго Браззавиль Кот-д'Ивуар Ямусукро Лесото Масеру Либерия Монровия Ливия Триполи Маврикий Порт-Луи Мавритания Нуакшот Мадагаскар Антананариву Малави Лилонгве Мали Бамако Марокко Рабат Мозамбик Мапуту Намибия Виндхук Нигер Ниамей Нигерия Абуджа Руанда Кигали Сан-Томе һәм Принсипи Сан-Томе Свазиленд Мбабане Сейшел утраулары Виктория Сенегал Дакар Сомали Могадишо Судан Хартум Сьерра-Леоне Фритаун Танзания Додома Того Ломе Тунис Тунис Уганда Кампала ҮАҖ Банги Чад Нджамена Экваториаль Гвинея Малабо Эритрея Асмэра Эфиопия Аддис-Абеба КАҖ Претория Көньяк Судан Джуба

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Африка Берлегенең рәсми сайты Панафрикан парламенты сайты

Төркем:Халыкара оешмалар