Сюзан Авҗы (), сәхнә исеме, чын исеме Сюзан Йосыф кызы Бизавҗы (, 1937 елның 25 сентябре, Төркия, Бурса) — Төркия кинематография эшлеклесе, продюсер, актриса. Singirdak Melahat (1965), Silahlar kanunu (1966) һәм Kilink uçan adama karsi (1967) фильмнары аша танылу алган. Киноактрисалар Бинназ Авҗының әнисе, Айдан Шенерның туганы Son dakika! Suzan Avcı hastaneye kaldırıldı! sabah.com.tr, 19.02.2018.

Тәрҗемәи хәле 1937 елның 25 сентябрендә Төркиянең Бурса шәһәрендә дүрт балалы мөһаҗир татарлар гаиләсендә туган (әтисе Йосыф — татар, әнисе Бәһия — кырым татары). 1943 елда әтисе цирроздан вафат була Suzan Avcı Kimdir? kimnereli.net. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, әнисе һәм өч сеңлесе белән Истанбулга күченә һәм әнисе эшләгән туку фабрикасында эшли башлый.

13 яшендә ул «Йылдыз» журналы оештырган «Мисс кино» конкурсында катнаша. Конкурс премиясе — Duru Film студиясендә Метин Эрксан () фильмында рольдә уйнау була. Бәйгедә җиңсә дә, әнисе аңа фильмда катнашырга рөхсәт итмиOya Çinar. Suzan Avcı: 'Esmer metres olmaz' dediler, sarışın oldum. posta.com.tr, 3.01.2019. 15 яшендә янәдән «Йылдыз» журналындагы «Мисс кино» конкурсында катнаша һәм өченче урынны ала.

Төркия театр һәм кино актеры (1906—1978) оештырган театрда Gökhan Akçura, Bir Aşk Hikayesi, 01.06.2008 эшләгәннән соң, Төркия опера һәм театр сәнгатькәре (чыгышы белән Иран әрмәннәреннән булган) Тото Караҗа (чын исеме Ирма Феликян, 1912—1992) Toto Karaca (1912–1992). imdb.com театрына күчә, соңрак Истанбул театрына урнаша.

Кино карьерасы Төркия кинематографиясендә эшләгән 55 ел эчендә 367 фильмда һәм бихисап театр спектакльләрендә уйнаган Son dakika... Suzan Avcı'nın zor anları. sabah.com.tr, 26.10.2017.

1957 елда башланган кино карьерасында ул төрек киноиндустриясенең нигезе булган (Ешилчам, Яшел карагай) студиясе киноларында тискәре персонажларны уйный. Башкарган рольләре арасында уңай хатын-кыз образлары күп булса да, Төркия кинематографында ул «вампир хатын» рольләре белән истә кала.

1962 елда «Шәһвәт кыялары» (Азгынлык кыялары, Şehvet Uçurumları) фильмындагы роле белән танылу ала.

1966 елда «Турист Гомәр Алманиядә» (Turist Ömer Almanya'da) комик сериясендә уйный Turist Ömer Almanya'da. kinopoisk.ru.

Сайланган фильмография Продюсер Singirdak Melahat (1965) Ölüm çemberi (1965) Sari gül (1966) Korkusuz adam (1966) Yarali kus (1967) Aksamci (1967)

Актриса Kurt Mustafa (1957) Tütüncü Kizi Emine (1958) Pamukçu güzeli Halime (1960) Gençlik hülyalari (1962) Singirdak Melahat (1965) Yakut gözlü kedi (1966) Sürtük (1970) Hasret (1974) Yasamak bu degil (1981) Kizlar sinifi yarisiyor (1986) Sözde Kizlar (1990) Unutabilsem (1998) Ömerçip (2003) Yadigar (2004) Görgüsüzler (2008) һ. б.

Бүләкләре 2017 — LIV «Алтын әфлисун» — Onur Ödülü премиясе.

Гаилә хәле Беренче ире (1952–1959), аерылганнар — Алп Акширай (Alp Aksiray). Беренче ире өйләнгән кеше була; беренче никахын бозып, Сюзанга 15 яшендә, суд аркылы яшен арттырып яздырып, өйләнгән. Иренең гаиләсе 1955 елда оныклары Мете туганчы, аны кабул итми. 1959 елда аерылганнар. Улы Мете 1997 елда баш миенә кан савып вафат булган Suzan Avcı. biyografi.info. Икенче ире (1960 елдан), аерылганнар — режиссер Хөсәен Чендере (Hüseyin Cendere). Өченче ире (1970 елдан), аерылганнар — сценарист Эрдоган Түнаш (Эрдоган Түмер) (Erdogan Tünas, 1935—2007)Эрдоган Тюнаш. kinopoisk.ru. Кызлары кино актрисасы Бинназ (Binnaz Avci, 1971) Binnaz Avci. biyografi.info.

Сылтамалар Suzan Avcı. imdb.com Suzan Avcı. kinopoisk.ru Suzan Avcı – Türk Sineması'nın unutulmaz kötü kadını! (Сюзан Авҗы – Төрек киносының онытылмас начар хатын-кызы!) (YouTube видео, 2:31)

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Төркия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Продюсерлар Төркем:Татар милләтле төркиялеләр