Леопольда Досталова () — (1879 елның 23 гыйнвары, Прага-ВелеславинMatriční záznam o narození a křtu — 1972 елның 17 июне Прага) — әйдәп баручы Чехия актрисасы, озайлы еллар буе Прагада Милли театрының әгъзасы булып тора. Divadla za branou театрында 92 яшенә кадәр уйный.

Биографиясе

Леопольда Досталова Подебрады шәһәрендә үзэшчән актриса буларак уйный башлый, анда аның талантын режиссер Ярослав Квапил күреп кала. Аның ярдәмендә кыз Һана Квапилова белән актерлык осталыгына өйрәнә. 1899 елда ул беренче тапкыр Смихове Аренада, профессиональ сәхнәдә дебют белән чыгыш ясый. 1901 елның октябрендә ул Прага милли театры составына кертелә һәм ике кыска тәнәфес белән (1920—1924, 1942—1945 елларда), монда 1959 елга кадәр пьесаларда уйный. Хәтта 1959 елдан соң да ул милли театрда (1969 елга кадәр) катнаша, ә 1969 елдан 1971 елга кадәр Divadle za branou театрында уйный.

Ул шулай ук чит илләрдәдә чыгышлар ясый(Варшава дәүләт театрында — 1912 , Загребта — 1914 , Люблянада — 1929 һәм 1930).

Карел Чапек, янәсе, «Ана» дигән әсәрен Леопольда Досталова өчен генә язган дигән фаразлар бар.

Ул милли театрның опера җырчысы Вацлав Климентның икенче хатыны булган . 1919 елда иренең вафатыннан соң ул скульптор Карел Дворжакка кияүгә чыга .

Ул 1972 елның 17 июнендә Прагада вафат булган һәм шунда җирләнгән .

Иҗаты Милли театр үз архивында Леопольда Досталова 1883—1969 елларда башкарган 344 роль һәм спектакль тәкъдим итә.

Ул төрле әсәрләрдә, еш кына төрле рольләрдә уйныйDivadlo na Vinohradech, Divadelní měsíčník, květen 2013: Karel Čapek ve Vinohradském divadle.

Фильмнәр 1968 Ta třetí 1966 Kinoautomat: Člověk a jeho dům 1952 Jestřáb kontra Hrdlička 1947 Varúj! 1942 Okouzlená 1940 Pohádka máje 1939 Bílá jachta ve Splitu 1939 Kouzelný dům 1938 Její pastorkyně Děvčata, nedejte se! 1931 Psohlavci

Телевидениеда 1970 Honoré de Balzac Honoré de Balzac 1970 Kouzelný dům 1968 Zločin pátera Amara 1967 Lucerna 1965 Konec velké epochy 1965 Neviditelný 1960 Lucerna 1960 Strýček Váňa

Радиода 1968 Antonín Přidal: Sudičky 1964 William Shakespeare: Richard III. 1957 Julius Zeyer, Josef Suk: Radúz a Mahulena 1953 Chytrá horákyně (četba pohádky Boženy Němcové)Český rozhlas:Chytrá horákyně

Бүләкләре Дәүләт премиясе (1924) Халык артисты исеме (1947) Хезмәт ордены (1958)

Искәрмәләр

Әдәбият Сватоплук Бенеш : Быть актером , Мелантрих, Прага, 1992 , с. 13, 23 Леопольда Досталова: Актриса вспоминает , Прага: Orbis, 1960 Карел Энгельмюллер : Леопольда Досталова , Прага: Алоис Срдце, 1929

Төркем:Илләр буенча актрисалар Төркем:Актрисалар Төркем:Чехия