Атаморат Ниязов, Атаморат Аннанияз улы Ниязов (Аннаниязов) (, 1912 ел, РИ, Каспий арты өлкәсе, Асхабад өязе, Кыпчак — 1942 елның 24 декабре, ССРБ, РСФСР, Төньяк Осетия АССР, Ирафи районы, Чикола) — Төрекмәнстанның беренче президенты Сәфәрморат Ниязовның әтисе. Мәктәп укытучысыДетские, школьные и студенческие годы С. Ниязова. science.gov.tm, финанс хезмәткәре. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Төрекмәнстан Каһарманы (2000).
Тәрҗемәи хәле
1912 елда Каспий арты өлкәсе Асхабад өязе (хәзерге Төрекмәнстанның Аһал вилаяте) Кыпчак авылында җиде балалы авыл арчины (старшина) гаиләсендә туган. Шәҗәрәсе: Тәңрекули батыр → Артык → Аннанияз → Атаморат.
Гаиләдә өлкән бала, 3 ир туганы, 3 кыз туганы була. Башта авыл мулласында укыган: гарәп язуын өйрәнгән, башлангыч дини белем алган.
1920-еллар ахырында — 1930-еллар башында Ашкабад янындагы Кеши авылында төрекмән ат полкында хәрби хезмәт уза. Армиядә күп укый, күзаллавын киңәйтә, рус телен, латин алфавитын камил белгән. Армия хезмәте тәмамланганнан соң, ул халык арасында укый-яза белмәүчелекне бетерү эшендә актив катнаша. 1932 елда Ашкабад педагогика институты каршындагы башлангыч мәктәп укытучыларын әзерләү буенча өч айлык курсларны уңышлы уза, Керки районына (хәзерге Лебап вилаяте Керки әтрафы, 1999—2017 елларда Атаморат әтрафы) җибәрелә, анда өч ел дәвамында Чекир һәм Дашлык авылларында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлиРимма Постол. Солдаты Победы. Свыше 5 тысяч туркменских учителей сражались на фронтах войны 1941-1945 годов. Туркменистан: золотой век (turkmenistan.gov.tm), 07.05.2016, ликбез белән җитәкчелек итә, авыл активистлары һәм хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге яшьләр өчен мәктәптә укыта.
Аннан соң Ашкабад учет-финанс техникумының планлаштыру һәм исәпкә алу бүлегенә укырга керә. Уку йортының җәмәгать тормышында актив катнаша, Республика студентлар конференциясенә делегат итеп сайлана. Техникумны яхшы билгеләргә тәмамлап, Керки, Ташкавыз, Бәһарлы, Күктүбә, Ашкабадның финанс органнарында эшли. Фельдшерлар әзерли торган мәктәп белән җитәкчелек итә.
1937 елда ул Гурбансолтан АтаморатовагаТөрекмән традициясе буенча никах теркәгәндә иренең исеме хатыны фамилиясенә әверелә (1913—1948) өйләнә, шуннан соң алар Ашкабадка күченә, анда кечкенә өй сатып алалар. Гаиләдә өч ул туа: Нияз (1938—1948), Сәфәрморат (1940—2006) һәм Мөхәммәтморат (1942—1948).
С. Ниязов вафатыннан соң (2006), Атаморат Аннаниязовның Сәфәрморат туганчы ук вафат булуы турында, димәк, Гурбансолтанның ике кече улының биологик атасы булмавы турында фаразлар әйтелә. Әмма, рәсми версия буенча, ул 1942 елның 24 декабрендә һәлак булган.
1941 елның августында үз теләге белән фронтка китә. Бөек Ватан сугышы вакытында 2нче гвардия дивизиясенең 535нче гвардия полкы составында сугыша. Бүлекчә командиры була. 1942 елның 24 декабрендә Чиколá авылы янында Кавказ өчен авыр сугышларда батырларча һәлак була. Аны дошманнар чолгап ала һәм атып үтерә. Төньяк Осетиядәге Хазнетон авылында туганнар каберлегендә җирләнгән Человек, сделавший себя сам. turkmenistan.ru, 15.02.2001.
«Рухнамә» китабында Сәфәрморат Ниязов, сугышчан дуслары-полкташлары истәлегенә таянып, әтисенең «курку белмәс, нык булуы һәм чиксез батырлыгы» турында яза.
— Сәфәрморат Ниязов үзенең истәлекләрендә әтисенең батырларча һәлак булуын әнә шулай сурәтләгәнХатыра, т.З. Списки воинов-туркменистанцев, погибших в боях, умерших от ран и болезней в эвакогоспиталях и пропавших без вести в период Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.), призывавшихся на фронт из Ахалского велаята и г. Ашхабада. – Ашхабад, 1995, с. 295..
2004 елда Төньяк Осетиядә урнашкан туганнар каберлегеннән алынган туфрак Төрекмәнстанның Кыпчак авылына күчерелгән. Әлеге тәкъдимне Сәфәрморат Ниязовка Атаморат Ниязов исемендәге Төрекмәнстан Бөек Ватан сугышы ветераннары шурасы әйткәнПолина Рязанова. Дед всех туркмен. kommersant.ru, 13.04.2000.
2004 елда Кыпчак авылында ачылган Төрекмәнбашы рухы мәчете янында төзелгән Президент мавзолее эчендә биш саркофаг урнашкан. Дүрт почмакта — Сәфәрморат Ниязовның әнисе һәм әтисе, шулай ук вакытында һәлак булган ике ир туганы җәсәде урнаштырылган. Уртадагы саркофагка 2006 елда Сәфәрморат Ниязов җирләнгәнТуркменбаши воссоединился с родными. НТВ, 24.12.2006.
Хәтер
1999 елда Керки шәһәре Атаморат дип үзгәртелә (2017 елда киредән Керки итеп үзгәртелә). 2001 елда Ашкабад үзәгендә Атаморат Ниязовка һәйкәл куелаТуркменистан широко и торжественно отметил День Победы. turkmenistan.ru, 09.05.2001(2014 елда сүтелә В Ашхабаде снесли памятник отцу Туркменбаши. lenta.ru, 22.04.2014 Убрали памятник отцу Туркменбаши. hronikatm.com, 21.04.2014). Төрекмәнстанның Төркиядә төзелгән беренче нефть тутыручы танкерына «Төрекмәнстан Каһарманы Атаморат Ниязов» исеме бирелә В Каспийский порт прибыл первый туркменский нефтеналивной танкер. turkmenistan.ru, 03.12.2001. 2002 һәм 2005 елларда Атаморат Ниязов һәйкәле төшерелгән истәлекле һәм юбилей тәңкәләре чыгарыла. 2004 ел Төрекмәнстанда «Атаморат Ниязов елы» дип игълан ителә, тиешле карар Төрекмәнстан парламенты тарафыннан кабул ителгәнПарламент Туркмении объявил 2004 год Годом Атамурата Ниязова. turkmenistan.ru,05.03.2004. 2005 елда Атаморат Ниязов һәйкәле сурәте «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел» юбилей медалендә барлыкка килгән. Ашкабадның үзәк проспектларының берсе Төрекмәнстан Каһарманы Атаморат Ниязов исеме белән аталганАнастасия Лебедева. В рамках строительства 12-ой очереди. Туркменистан: золотой век (turkmenistan.gov.tm), 16.12.2003.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2000 — Төрекмәнстан Каһарманы — «Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән аерым казанышлары, бетмәс-төкәнмәс рух, сугышчан батырлык һәм кыюлык өчен, күпсанлы мөрәҗәгатьләрне һәм теләкләрне исәпкә алып, төрекмән халкы алдында күрсәткән аерым хезмәтләре өчен» Биография Первого президента Туркменистана . 2005 — 5нче дәрәҗә Ярослав Мудрый ордены (Украина) Сапармурат Ниязов провел в Москве ряд двусторонних встреч. turkmenistan.ru, 08.05.2005.
Искәрмәләр
Төркем:Ярослав Мудрый ордены кавалерлары Төркем:Төрекмәнстан Каһарманнары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар Төркем:Кавказ өчен сугышта катнашучылар Төркем:ССРБ педагоглары Төркем:Сәфәрморат Ниязов