Ильяс Галимов, Ильяс Самат улы Галимов (1976 елның 2 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы — 2020 елның 3 июне, РФ, ТР, Әлмәт) — спортчы (көрәш, 100 килограммнан авыр үлчәүдә), спорт хөкемдары, тренер, 2015 елда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы. 2017 елда «Татарстанның Ел спортчысы». Россиянең спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры.
Тәрҗемәи хәле 1976 елның 2 ноябрендә Лениногорски районында туган, балачагы әнисе яңадан кияүгә чыккан Чирмешән районы Туймәт авылында узган. Әтисе (үги әтисе) колхозчы, әнисе укытучы була.
Көрәш белән Чистай совхоз-техникумында укыганда, 17 яшендә шөгыльләнә башлаган, 4-5 елдан яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Аны көрәш буенча тренер Әдип Нуруллин чакырып ала. Техник ягын да Нуруллин куя.
2007 елларда Чирмешән районына тренер булып кайта, Чирмешәндә эшли. Әлмәткә күчкәч, билбаулы көрәш белән җитди шөгыльләнә башлый. Әлмәт Сабантуеның 12 тапкыр, Чирмешән районының 4 тапкыр, Чистай районының 1 тапкыр абсолют батыры була.
И. С. Галимов күп тапкырлар Казан, Самар (беренче тапкыр 1998 елда, абсолют батырга фатир бирелә), Тольятти, Ижау, Киров һәм Татарстан районнары Сабантуйларында батыр кала. Спорт карьерасы эчендә сабантуйларда 50 автомобиль яулый. Көрәш буенча 7 тапкыр Татарстан чемпионы була, 9 тапкыр Россия чемпионатында җиңү яулый, 1997 елдан 2017 елга кадәр көрәш буенча иң өлкән ярышларның берсе — Муса Җәлил исемендәге турнирда 9 тапкыр җиңүче титулын яулый. Тренеры — Салават Йосыпов В Альметьевске простились с Ильясом Галимовым. Альметьевск ТВ, 4.06.2020.
Казан (Идел буе) федераль университетының магистратурасын тәмамлаган (2009) Ильяс Галимов. instagram.com.
Соңгы елларда Әлмәт командасы өчен бил алыша. 2017 елда көрәшче карьерасын туктатып, Әлмәтнең «Ак бүре» көрәш федерациясендә балалар белән эшли, Әлмәтнең көрәш буенча баш тренеры (уңыш казанган шәкерте — Марат Кәримов һ. б.), район башлыгының татарча көрәш буенча киңәшчесеИльяс Галимов узган көрәш сезонында бер миллионга якын акча эшләгән. matbugat.ru, 15.09.2012, Республика ярышларында хөкемдар була, бизнес белән шөгыльләнә Жизнь Чемпиона мира после завершения спортивной карьеры. Международная Федерация Корэш «Сабантуйга чыгам дип әзерләнгән иде бит...». Интертат, 04.06.2020.
2020 елның 3 июнендә пневмония (коронавирус?) белән авырып, вафат булганРадик Сабиров. Татарның батыр улы Ильяс Галимов вафат булды. Шәһри Казан, 03.06.2020. Туган ягы Чирмешән районы Туймәт авылында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россиянең спорт мастеры Татарстанның атказанган спорт мастеры Көрәш буенча Татарстан чемпионы 2015 — Көрәш буенча дөнья чемпионы 2017 — Татарстан Республикасының Олимпиадага кермәгән спорт төрләре буенча иң яхшы спортчысы 2017 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены — «республикада физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен»Известный борец из Татарстана умер от пневмонии в возрасте 43 лет. БИЗНЕС Online, 3.06.2020
Хәтер 2021 елда билбаулы көрәш ярышларында Ильяс Галимов исемендәге махсус премия булдырылган. Әлеге премия «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган, Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры финалы алышларында иң матур алым ясаган көрәшчегә бирелә. Лаек булган көрәшчегә махсус статуэтка һәм 30 мең күләмендә премия бирелә. 2021 елда Кукмарадан Илсур Гыймадетдиновка, 2022 елда Әлмәттән Рамил Синякаевка,Энҗе Габдуллина. Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Әлмәт көрәшчесе лаек булды. Татар-информ, 19.03.2022. 2023 елда Чистай өчен көрәшүче Алексеевск егете Илнар Закировка бирелә.Энҗе Габдуллина. Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Чистай көрәшчесе лаек булды. Татар-информ, 18.02.2023 2024 елда премиягә 130 кг нан югары авырлык үлчәвендә җиңүче булган Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов лаек булганЭнҗе Габдуллина. Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Чаллы көрәшчесе лаек булды. Татар-информ, 3.02.2024.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Энҗе Габдуллина. Легендар көрәшче Ильяс Галимов турында: «Ул келәмдә сөйләшмәде, көрәште генә». Интертат, 07.06.2020 Ушел из жизни один из самых титулованных борцов корэш последних лет Ильяс Галимов. Международная Федерация Корэш Медиа: Татарча көрәштә дөнья чемпионы Ильяс Галимов коронавирустан үлгән. Азатлык радиосы, 3.06.2020 Ильяс "БАЛУ" Галимов. ВКонтакте ilyasgalimov1976. instagram.com Легенда спорта Ильяс Галимов (YouTube видео, 6:21)
Шулай ук карагыз
Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Татар спортчылары Төркем:Россия спортчылары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар Төркем:Көрәш буенча атказанган спорт осталары