Табанлыкүл, Табанлы Күл — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 125 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.
Дин
Ак мәчет 2023 елда авылда «Ак мәчет» ачылган. Мәчетне төзетүне башыннан ахырына кадәр Табанлыкүл авылы кызы Рузилә Шәймәрданова оештырып йөргән. Мәчет бер катлы, манарасы керү юлы өстендә. Ачу тантанасында «» генераль директоры Илшат Фәрдиев, район башлыгы Ленар Зарипов һ.б. катнашкан Актанышның Табанлыкүл авылында «Ак мәчет» ачылды. Татар-информ, 26.08.2023Ләйсән Газизова. Табанлыкүлдә “Ак мәчет” ачылды. Актаныш-информ, 26.08.2023 Шәхесләр Хәнәви Шәйдуллин (1938—2001), җырчы, ТАССР атказанган артисты (1989). Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.