Иске Роман — Татарстан Республикасының Чистай районындагы татар авылы. Иске Роман авылы Чистай шәһәренннән 18 км, ә Казан-Бөгелмә трассасыннан 3 км ераклыкта, районның көнчыгышына урнашкан. Авылның рельефы тигезлектән тора. Иске Роман авылы көнбатыштан Сарсаз елгасы суы белән, көнчыгыштан “Каргалы” совхозы кырлары белән, төньяктан Ташки ермагы, ә көньяктан - Каен ермагы белән чикләнә. Авыл урнашуы буенча урман-дала зонасына туры килә.Иске Роман авылының килеп чыгышы. Географиясе Иске Роман Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 126 чакрым, ә район үзәге Чистайдан көньяк-көнчыгышка таба 19 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 456 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 96,05%, башка халыклар — 3,95%.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.