Мәлки балалар йорты (Мәлки ятимнәр йорты) — Бөек Ватан сугышы чорында ятим калып, күбесенчә СССРның көнбатыш территорияләренән эвакуацияләүгә дучар булган ятим балалар өчен ТАССРның Кайбыч районы Мәлки авылында ачылган ятимнәр йорты.

Тарихы Ятимнәр йорты 1942 елның декабрендә ТАССРның Кайбыч районы Мәлки авылында Белоруссия, Ленинград, Балтыйк буеннан ятим калган балалар өчен ачыла. Башта биредә 26 бала тәрбияләнсә, соңрак якын тирәдәге ятим калган балалар белән бергә саннары йөзгә җитә. Ятимнәр йорты күбесенчә Америкадан килгән гуманитар ярдәм белән яши. Балалар биредә җиде еллык белем алып Казан профучилищеларына укырга җибәрелгәннәр.

1953 елда ятимнәр йорты Апас авылына күчерелә.

Тышкы сылтамалар

В годы ТАССР в Молькееве работал детский дом.

Төркем:Ятимнәр йортлары Төркем:ССРБ ятимнәр йортлары Төркем:Кайбыч районы тарихы Төркем:Бөек Ватан сугышы