Алмаз Миргаязов, Алмаз Таһир улы Миргаязов (Алмаз Тагирович Миргаязов; 1977 елның 24 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә) — телевидение һәм радио алып баручысы, мөхәррир. 2016 елдан «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең телевидение һәм радиотапшырулар департаменты иҗат берләшмәсенең баш мөхәррире. 2020 елдан «Китап» радиосы баш мөхәррире. 2022 елдан «Белем радиосы» директоры.

Тәрҗемәи хәле 1977 елның 24 маенда Минзәләдә туган. Әтисе Миргаязов Таһир Миргаяз улы ― укытучы, әнисе Миргаязова Роза Мөҗәһит кызы — укытучыАлмаз Миргаязов. Әниемә көн дә Әни бәйрәме телим!. «Сөембикә», 20.11.2017. «Кытай теле» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының Көнчыгыш телләр факультетын (1998), ТР ФА каршында аспирантура (2003) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1994—1995 елларда «Татарстан» радиосында редактор.

1996 елда «Казан» радиосында алып баручы.

1997 елда «Дулкын» радиосында алып баручы.

1998—1999 елларда Татарстан телевидениесендә алып баручы.

1998—2001 елларда «Курай» радиосында алып баручы.

1999—2000 елларда «Мәгариф» журналында мөхәррир.

2000—20001 елларда «Заман-Татарста»н газетасында мөхәррир Новым главным редактором «РБК-Татарстан» стал Алмаз Миргаязов. БИЗНЕС Online, 22.07.2015.

2001—2004 елларда Татар радиосының беренче ди-джее (Әмир Исламов), баш мөхәрриреБайбулат Дәүләт. «Татар радиосы» Идел буе төбәген колачламакчы. Азатлык радиосы, 7.08.2011.

2004—2015 елларда «Татар радиосы» ҖЧҖ, «Чаллы Татар радиосы» ҖЧҖ, «Татар радиосы Уфа» ҖЧҖ («Татар радиосы» радиостанцияләре челтәре) директоры.

2015—2016 елларда “РБК-Татарстан” мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе.

2016 елдан Татмедиа АҖ Радиолар белән эшләү юнәлеше җитәкчесеМиргаязов Алмаз Тагирович, заместитель руководителя по радиовещанию. СМИ Татмедиа.

2020 елдан «Китап» радиосының баш мөхәррире.

2022 елдан «Белем радиосы» директоры.

Алмаз Миргаязов Россиядә иң популяр милли радио — «Татар радиосы»н нульдән башлап булдыруы белән мәгълүм, радионың гомуми аудиториясе 2 миллионнан артык тыңлаучыны тәшкил иткән Алмаз Миргаязов назначен главным редактором «РБК-Татарстан». tat-t.ru. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 — Татарстан Республикасының электрон мактау тактасына кертелгәнМилена Новикова. «Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбиялибез»: Электрон мактау тактасына кемнәр кертелә? Интертат, 12.08.2026. 2026 — «Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесеМилена Новикова. «Күренеп тормасаң, югаласың»: Казанда Таһир Якупов фестиваленең гала-концерты узды. Интертат, 14.10.2026.

Шәхси тормышы Өйләнгән, хатыны Флюзә. Уллары Аслан, Ислам, кызы Алсу. Искәрмәләр

Сылтамалар Зилә Мөбәрәкшина. «Китап» радиосы баш мөхәррире: «Татар радиолары арасындагы конкуренцияне хуплыйм». Интертат, 15.05.2020 almaz_mirgayazov. instagram.com Алмаз Тагирович Миргаязов. ВКонтакте Алмаз Миргаязов. Facebook

Шулай ук карагыз

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Телевидение дикторлары Төркем:Телетапшырулар алып баручылар Төркем:Радио алып баручылары Төркем:Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы лауреатлары