Дайна шкафы, шулай ук җырлар шкафы () — латыш фольклорчысы Кришьянис Барон тарафыннан булдырылган дайна латыш халык җырлары тупланмасы.Latvijas enciklopēdija. Том II. — Рига: Valērija Belokoņa izdevniecība. Латыш халкының милли үзаңында иң мөһим урыннарның берсен биләп тора, кайбер чакта милли гыйбадәтханә дип тә исемләнә.Eintrag zu den Dainas auf den Seiten des Latvijas Institūts

Тарих Кришьянис Барон рус алпавыты Иван Станкевич гаиләсендә укытучы булып эшли һәм бу елларда латыш көйләрен, шул исәптән дайналарны да туплауга керешә. 218.000 дайна тәшкил иткән тупланманы күп томда нәшер итә.

Шкаф 1880 елда Мәскәүдә Кришьянис Барон тарафыннан үз сызымнары нигезендә төзелә.

Фольклорчы үлгәннән соң, шкаф аның туганнанрында саклана, ә 1941 елда латыш фольклор саклау урынына тапшырыла. 1946 елда Латвия ССРның Әдәбият, фольклор һәм сәнгать институтына күчерелә, 1998 елда Латвия университетының Әдәбият, фольклор һәм сәнгать институтына тапшырыла.1998-2006 елларда дайналар цифрлаштырыла, рәсми сайтта урнаштырыла һәм 2014 елдан Латвия милли китапханәсендә саклана башлый. 2001 елда ЮНЕСКО тарафыннан "Җир истәлеге" исемлегенә кертелә.

Тасвирлама Шкафның зурлыгы биеклеккә 160 см, озынлыкка 42 см һәм киңлеккә 66 см тәшкил итә. Шкаф ике өлештән тора. Һәр өлеш 20 бүлектән торган 35 тартмадан гыйбарәт. Һәр тартмада 3 × 11 см зурлыктагы 150-200 кулъязма урнаштырылган. Төптә урнашкан 3 тартмада хатлар һәм кешеләр исемлеге саклана. Шкаф тупланмасы 268 815 данә язма тәшкил итә. Дайналардан тыш, бу кәгазьләрнең кайберсендә табышмаклар һәм әйтемнәр теркәлгән.

Бүгенге көндә шкафның ике копиясе бар: берсе Рига шәһәренең Барон музеенда, икенчесе Белгород өлкәсенең Мухоудеровка авылында саклана.

Шулай ук карагыз

Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы Матди булмаган мәдәни мирас

Искәрмәләр

Чыганаклар

Latvijas enciklopēdija. Том II. — Рига: Valērija Belokoņa izdevniecība. Eintrag zu den Dainas auf den Seiten des Latvijas Institūts

Сылтамалар dainuskapis.lv — Дайналар шкафы рәсми сайты Dainu Skapis - Cabinet of Folksongs unesco.org Төркем:Латвия мәдәнияте