Маңкорт, шулай да Манкорт - беренче тапкыр Чыңгыз Айтматов тарафыннан кулланылган төшенчә. Туган илен, ата-бабаларын, аналарын онытырга дучар булган һәм дошманның телсез колына әверелгән мескен кеше мәгънәсендә.
Тарих Борынгы африканнар ышануы буенча каһиннар адәмне җаныннан мәхрүм итә алганнар, нәтиҗәдә барлыкка килгән кол зомби дип исемләнгәнЗомби dic.academic.ru. Америка һиндусларында дошманның муенын чи каеш белән кысу һәм кояшта үлегергә калдыруы гадәттә булганТимергалин Адлер Миллият Сүзлеге // Казан утлары: сәяси-иҗтимагый журнал / баш мөх. Равил Фәйзуллин. - Казан, 2005. - №7..
Эвенк телендә маңкорт төшенчәсенә үзенчәлекле лючеткан сүзе карый. Лючеткан сүзе бәләкәй рус, ягъни рус кешесенә тагылып, койрык сыман йөрүче кеше мәгънәсендә кулланылаЭвенк Илья Потапович Петров tunguska.tsc.ru.
Бүгенге көндә маңкорт төшенчәсе үз ихтыяры белән дошманга сатылган бәндә мәгънәсендә күп кулланыла.
Маңкорт ясау Маңкорт ясау җылы яклар белән бәйле. Әсирләрнең башы чи каеш белән коршаулап бәйләнелгән һәм кол богауланган рәвештә кояшта калдырылган. Каеш кибү нәтиҗәсендә, кеше үзенең хәтерен мәхрүм ителгән.
Борынгы алымнар үрнәгендә, бу йоланы яңа биеклектә үз лагерьларында Иосиф Сталин тергезә алгын. Баш чүмеченә металл коршау кигезелгән һәм шөреп ярдәмендә кысылган. Бу ысул еш ССРБ сәяси гаепләнүчеләр газаплавында кулланылган.
Чыганаклар
Тимергалин Адлер Миллият Сүзлеге // Казан утлары: сәяси-иҗтимагый журнал / баш мөх. Равил Фәйзуллин. - Казан, 2005. - №7.
Искәрмәләр
Шулай да карагыз
Чыңгыз Айтматов Адлер Тимергалин Мәңгелек буран